Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 апрель 2021, 18:00

Ветераннардан өйрәнергә була!

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән шәһәрнең данлыклы кешесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы, элекке танкист Габдрәүф Гәрәевнең дусларча кочаклашуы ихлас, җылы булды.

Азат Альверт улы белән көтелгән очрашудан хис-тойгыларын яшермәде өе алдында Габдрәүф Сәлах улы. Район хакимияте башлыгы ветеранга кунакка Бәләбәй районы ветераннар советы президиумы , “Гаилә” хезмәте әгъзалары белән аны юбилее – 95 яшь тулу белән котларга һәм бүләкләр, шулай ук Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау открыткалары тапшырырга килде.
– Шанлы юлыгыз, хезмәтегез өчен чиксез рәхмәт сезгә, Габдрәүф Сәлах улы! Шәхсән үземнең һәм Бәләбәй районында яшәүчеләрнең барсы исеменнән юблеегыз белән тәбриклим! Сездән өйрәнер нәрсәләр күп, шундый мөмкинлек булуга без шатбыз! – дип уртаклашты соцчелтәрләрдә үз битендә Азат Сәхабиев.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Елена Торгашова фотосы.
Читайте нас: