Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 апрель 2021, 18:00

Онытылмый шәһәр тарихы

Мәгълүм булуынча, яраткан туган шәһәребез 240 еллык юбилеен билгели!

Әлеге күренекле датага багышлап, шәһәрнең Үзәк китапханәсендә учреждениенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү хезмәткәрләре Рәсимә Сәлимова белән әлеге юллар авторы Алсу Шәрипова “Тарих кабатлана... Яки Бәләбәй ничек башланган” дип исемләнгән күркәм чара әзерләп уздырдылар.
Шәһәрнең ике гасырдан артык тарихы гаять бай. Катнашучылар борынгы өяз каласына виртуаль сәяхәткә юлланып, исеменең ничек, кайдан килеп чыгуын белделәр, урамнарыннан “йөрделәр”, истәлекле урыннарында “булдылар”, тарихының шанлы битләрен “актардылар”, күренекле якташларын исемләп искә алдылар һәм бүгенге чәчкә атучы, икътисади яктан тотрыклы – заманча Бәләбәйгә әйләнеп кайттылар. Безнең шәһәрне чын мәгънәсендә әдәби Бәләбәй, талантлар төбәге дип атап була, аның кабатланмас образы күп шагыйрьләр, композиторларның илһам чыганагы булып хезмәт иткән һәм хезмәт итә.
Чара өчен махсус “Якташлар безгә китаплар бүләк итә” китап күргәзмәсе дә оештырылды, анда урындагы шагыйрьләрнең әдәбияты урын алды.
Чара кунаклары – “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге каршындагы “Балкыш” татар фольклор ансамбле җырчылары моңлы җыр башкардылар, туган шәһәребезгә багышлап язылган шигырьләр укыдылар.
“Виртуаль сәяхәт” “Культура. РФ” порталының “Культурный стриминг”онлайн-платформасында туры эфирда трансляцияләнде һәм Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәре турындагы чарага мең ярымнан артык тыңлаучы кушылды!
Белешмә
“Культурный стриминг” – Русия Федерациясенең мәдәният учреждениеләрендә узучы чараларга һәм вакыйгаларга киң аудитория игътибарын җәлеп итү максатында “Культура.РФ” порталы базасында оештырылган онлайн-платформа.
Алсу Шәрипова, Бәләбәй шәһәренең Үзәк китапханә хезмәткәре.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Автор фотолары.
Читайте нас: