Югары культура, киң эрудиция, максатчанлык, осталык, табигый тыйнаклык, кешелеклелек – боларның барсына һәм тагын күп уңай сыйфатларга ия күпьяклы талант иясе, милләттәшебез Фәһим Мөҗәһит улы.
Бәләбәйдә яшәүче, исеме күпләргә билгеле әлеге затлы шәхес белән якыннанрак таныштырырга теләп кулыма каләм алгач, келт итеп балачактагы бер якты хатирә искә килеп төште.
Мәтәүбаш авыл клубы. Шыгрым тулы халык Район мәдәният йорты сәхнә осталарының концертын карый. Менә нәни күңелемне гашыйк иткән яшь пар чыгыш ясый. Җырчы ханымның чылтыр чишмәләрне дә көнләштерердәй моңлы тавышы, янындагы баянчы ир-егетнең шул чишмә-тавышның үзе генә белгән борылышларын уйнап, йөрәкнең иң түренә җиткерүе озак колагымда чыңлый, тыйнак матурлыклары озак күз алдыннан китми. Соңга табарак мин аларның Бәләбәй шәһәр-район сәхнәләре йолдызлары, алай гына да түгел, республика кимәлендә мәртәбәле чараларда катнашып, күптин-күп уңышларга ирешкән – ирле-хатынлы Гөлсем белән Фәһим Иксановлар икәнен беләм.
Ул чаклардан соң күп сулар аккан, күп еллар узган. Әмма шуннан бирле үз төбәгебездәге татар дөньясында нур чәчеп яшәүче бу талантлы матур пар бервакытта да игътибардан читтә калмады. Киресенчә, үзләренә ихтирамым артканнан-арта гына барды. Һәм, әйтергә кирәк, аларны бик күпләр хөрмәт итә, чөнки алар моңа бик лаек.
Кабатланмас тавышы белән тамашачыларның яратуын күптән яулаган Гөлсем ханымның хәтере калмас дип уйлыйм. Сүзем гомеренең 75 нче язын каршылаучы Фәһим Мөҗәһит улы хакында. Бүген авылларыбыз, сәхнәләребез гармун-баян моңнарын сагынган, куллары төрле эшләргә ятып та, байтак ир узаманнарының төшенкелеккә бирелеп киткән заманда, һәр яктан иҗади сәнгать кешесе булган аның яшәү рәвеше күпләргә үрнәк булырлык.
Ә барсы да, әлбәттә, гаиләдән, әти-әнидән, туган җирдән башлана. Фәһим Иксанов 1946 нчы елның 5 маенда Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында ишле гаиләдә туа. Мөҗәһит белән Шәмгыҗиһан унике балага гомер бүләк итәләр, шуларның унысы исән-имин үсә. Урта хәлле крестьян гаиләсендә балалар әтиләренең һөнәр иясе булуын күреп, кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп; искиткеч моңлы тавышлы әниләренең җыр-моңнарын йөрәклеренә сеңдереп, олы тормыш юлына аяк басалар. Әтиләре Мөҗәһит абзый бер эштән дә тартынып тормый. Балта остасы буларак авылында байтак йортлар сала, тимерче булып таныла, күнитекләр тегә, пима баса, сәгатьләр төзәтә, үзе эшли торган коралларны, тимер һәм агач өлешләрен дә, үзе ясый. Әйткәндәй, Фәһим Мөҗәһит улы шәҗәрәсен өйрәнеп, нәсел-нәсәбенең Казан ягыннан килгән һөнәрле татарлар икәнен ачыклаган, ул җиде буын ата-бабасын белә.
Авылда җиде класс тәмамлагач, егетебез төзелеш училищесында укый, ташчы һөнәре ала. Шулай да, бәләкәйдән җыр-биюгә мөкиббән китеп үскәнгәме, моң дөньясына тартылу гел үзен сиздереп тора. Зирәк акыллы әтиләре Фәһимнең абыйсы Рәшиткә Туладан гармун кайтарта. Тиздән авылның оста гармунчысы булып танылган абыйсыннан һич калышасы килми малайның. Тик, хикмәт, абыйсы гармунын кадерләп, комод тартмасында бикләп кенә тота. Шулай да берчак юмартланып, гармунны энесенә тоттыра да “Арча” көенең башын уйнап күрсәтә.
“Ә калганын үзең өйрән”, – дип чыгып китә. Фәһим Иксановның гаҗәеп музыка дөньясында яши башлавы әнә шулай башлана – үҗәт малай тәки көйне үзе чыгарып уйный.
Училищедан соң Чишмәдә эшләү, Стәрлетамак мәдәният-агарту техникумында уку, Туймазыда бүгенге көндә дәүләт татар театрының нигез ташы булган, композитор Әкрәм Даутов тырышлыгы белән оештырылган халык театрында сәхнә осталыгын чарлау, армия хезмәте, өйләнү... Холкы-фигыле белән ашыгуны өнәмәгән егәрле егет гүзәл яшьлек дәрт-дәрманын юкка-барга түкми-чәчми, тормыш баскычларыннан әнә күпме үтәргә өлгерә.
1970 нче елдан яшь гаиләнең Бәләбәйдәге җыр-моң белән үрелгән, күп тырышлык, сабырлык, гаять зур күңел хезмәте таләп иткән тормышы башлана. Район мәдәният йортында башта методист, аннары аның директоры булып эшләгән Фәһим Мөҗәһит улы күңелендә районның мәдәният тормышын күпкә җанландырган ул еллар якты хатирә булып саклана. Концерт бригадасы оештырып хәтта Үзбәкстанга гастрольләр белән юлланалар. Һәр җирдә алкышларга күмелгән 70кә(!) якын концерт куя алар.
Алтын – көмеш янында, адәм эш янында таныла дигәндәй, музыка дөньясы диңгезендә колач ташлап йөзгән, концертларда, төрле дәрәҗәдәге чараларда җырчы – һөнәре буенча бухгалтер хатыны белән чыгыш ясаган талант иясен бик тиз күреп алалар. 1975 нче елда Фәһим Иксановны ул чакта абруе бөтен республикага таралган педагогия училищесына эшкә чакыралар. Әйтүе генә ансат, остаз башлангыч класслар укытучылары булачак кызларны 40 ел(!) баянда уйнарга өйрәтә, кеше күңелен гел үзенә арбап торган тылсымлы музыка серләренә төшендерә. 2013 елга кадәр уку йортында эшләгән еллар дәресләре белән генә түгел, ә бәлки оештырып уздырылган бихисап матур чаралары белән дә онытылмый музыка укытучысының. “Ул елларда күренекле язучылар иҗатына арналган әдәби кичәләрме, СССР халыклары фестивальләреме, зур бәйрәмнәрме – барысы да зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә, шаулап-гөрләп уза иде. Әдәби сүз һәм җыр-моң бер-берләренә үрелгәнгә, чаралар онытылмаслык була, кызлар үзләре дә оештыру тәҗрибәсе туплый. Бергә уздырган ул чараларны оештыруда Фәһим Мөҗәһит улының да роле зур булды. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлап, бер-беребезгә таяныч булып, озак еллар бергә эшләдек. Музыкант кына түгел, Фәһим Мөҗәһит улы кызыклы әңгәмәдәш, фәлсәфәче, гаять күп укучы, дөньяның күп серләре белән кызыксынучы, милли җанлы кеше”, – ди БРның мәгариф отличнигы, бөтенсоюз халык иҗаты фестивале лауреаты, күп төрле мактау грамоталарына ия героебыз турында Илгизәр ага Гыйззәтуллин.
“Урал батыр” милли-мәдәни үзәге каршында оештырылып, озак еллар шәһәр-районда, республика кимәлендәге чараларда уңышлы чыгыш ясаучы, призлы урыннар яулаучы “Ләйсән” җыр төркеменең башында да ирле-хатынлы Иксановлар торуын әйтеп китү урынлы булыр.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән халык мәкале гүя Фәһим Иксанов хакында әйтелгән. Виртуоз баянчы (хәер, ул нинди генә музыка коралында уйный белми икән!), булу белән генә чикләнми әле аның шөгыльләре. Ул шәхси эшмәкәр буларак, “авыру” баян-гармуннарны да “терелтә”, зәркән бизәнү эшләнмәләрен да яңарта. Ә бу зур сабырлык һәм осталык, түземлек таләп иткән гаять нечкә эш. Миңа калса, шәһәр-районда бу эш белән башка шөгыльләнүче дә юк, булса да, бик сирәктер.
– Алтын алка-йөзекләрне яңарту, төзәтү бик җиңел эш түгелдер? – дип сорыйм остадан.
– Нинди эшне да күңел биреп, яратып башкарырга кирәк, ул чагында аның кыенлыгы сизелми,– ди ул. –Тиешле эш коралларың гына булсын.
Төзәтү генәме? Әйтәм ич, ул бар эшкә иҗади караучы, Аңа, рәсемен интернеттан күреп, бизәнү әйберләре ясап бирү үтенече белән дә киләләр. Бу инде осталарның да иң-иңнәренең генә кулыннан килә торган эш.
Еш кына шәһәрдә узган чараларда татар гимназиясе укучылары милли киемнәрдә сәхнә тутырып чыгып басалар да, бар тамашачыны таң калдырып, укытучылары Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар белән татар кураенда халык көйләрен сыздыралар гына. Бак дисәң, башта педучилищеда, ә аннары гимназиядә дә, курайда уйнауның хикмәте Фәһим Мөҗәһит улына килеп тоташа икән. Заманында милләт өчен җанын фида кылучы Илгизәр Гыйззәтуллин Казаннан курай ясау серләренә төшендергән юка гына китап алып кайта һәм Фәһим Мөҗәһит улы курай ясап карамакчы була. Килеп чыга бит – белсәгез, ул дюралюминий чаңгы таякларыннан менә дигән итеп курайлар ясый, ике елда татар гимназиясе укучыларына утыз бишләп курай ясап бирә. Училищеда студент кызларны үзе уйнарга өйрәтә. “Әлегә пандемия комачаулады, “Көмеш курай” конкурсы оештыру хыялым бар әле”, – ди Фәһим Иксанов.
Бик күп изге эш-гамәлләр башкарса да, булачак укытучы кызларны рухи яктан тәрбияләүдә армы й-талмый хезмәт куйса да, Фәһим Мөҗәһит улы холык-фигыле белән гаҗәеп тыйнак, ипле. Абый-апалары да төрле тарафларда яшәп, заводларда, оешмаларда лаеклы хезмәт куйганнар, Фикия сеңлесе Чаллы шәһәренең татар гимназиясенда завуч булып эшләгән. “Күренекле композитор Фәнис Яруллинның , кемдер морзалар, кемдер муллалар нәселеннән, ә без бөтен эшне белгән Ярулла нәселеннән, дигән сүзләре бар. Ә без эшчеләр нәселеннән”, – дип характерлый Фәһим Иксанов үз яшәү рәвешләрен. Аларны үз төбәкләрендә, яратып, Мөҗәй малайлары дип кенә йөрткәннәр.
Лаеклы ул һәм кыз үстергән, җыр-моңнары белән гомер буе күңелләрне баетып яшәүче Гөлсем белән Фәһим Иксановлар тиздән алтын туйларын билгели. Алма агачыннан ерак төшми – бүген аларның Мәләвездә яшәүче оныклары Тимур җырлый да, төрле музыка уен коралларында да уйный.
... Уйлап карасаң, бер бирелгән гомердә мәгънәле итеп, үзеңнән дә ямь, нур чәчеп яшәү яратудан башлана. Тормышны, кешеләрне, якыннарыңны, сөйгәнеңне, хезмәтеңне яратудан. Күңелендә олы ярату хисе булганга, Фәһим Иксанов тормыштан тәм табып, аның кадерен белеп яши дә инде.