Күңел ачу бәйрәменең әһәмияте гаять зур, чөнки ул игелекле максатны – гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, буыннарның дәвамчанлыгын саклап калу, җаваплылык, милли горурлык һәм үзаң хисләрен көчәйтү кебек максатны күздә тота.
Гаиләнең нәрсә икәнен оештыручылар “Ай һәм йолдыз” әкиятенең инсценировкасы аша сөйләделәр.
– Йолдызлар – бер зур гаилә. Безнең геройлар да балкып янучы йолдызлар кебек. Аларның гаиләсе зур, һәм алар бердәм, – дип башлады чараны алып баручылар.
Бәйрәмнең төп геройлары – Саттаровларның зур һәм тату гаиләсе. Гаилә башлыгы Роберт Рафик улы Бәләбәй шәраб-аракы заводында алькоголсыз продуктлар җитештерүче цехның өлкән остасы булып эшли. Аның хатыны Надежда Витальевна – Аксаково сәламәтлек саклау пунктында шәфкать туташы. Күптән түгел ир белән хатын фарфор туен билгеләп үттеләр. Үзләренең фермер хуҗалыгы да бар: 150 гектар җир, тугыз баш эре мөгезле терлек, сарыклар, шәхси трактор.
Роберт үзенең шәҗәрәсе белән таныштырды, Аксаковога ничек эләгүе һәм яраткан хатынын ничек каршы алуы турында сөйләде. Надежда иренең чарага ничек әзерләнүен, мәгълүматлар эзләвен, туганнарын сораштыруын әйтеп үтте. Безнең героиняның әнисе, Елена Васильевна, Матвеевлар гаиләсе тарихы турында сөйләде. Әтисе (Надежданың бабасы) сугышка киткәннән соң, бераз торгач, әнисе вафат була. Ә әтисе исән калган, әсир төшкән икән. Хатын сугыш елларында һәм сугыштан соң кешеләр тормышының бөтен авырлыгын тасвирлады. Залда һәркем бу дулкынландыргыч хикәяне игътибар белән тыңлады.
Саттаровлар үзләренең алты баласын төп казанышы дип саный: бер малай һәм биш кыз. Ата-ана алар өчен бер нәрсә дә кызганмый.
– Улым Альбертка 19 яшь. Ул Бәләбәй механикалаштыру һәм электрификацияләү көллиятендә укый. Футбол белән кызыксына: Аксаков, көллият, винзавод командалары өчен уйный. Шулай ук дәресләрдән соң эшли дә әле. Машинасын үз акчасына сатып алды, – дип горурланып сөйләде Роберт Саттаров. – Кызым Каринага17яшь. Татар гимназиясенең 10нчы сыйныфында укый. Музыкаль мәктәпнең фортепиано сыйныфын тәмамлый. Кыз кунакларга үзенең талантын күрсәтте. “Сиңа Аксаков музее пианиносында уйнау бәхете тиде!” – дигән сүзләр ишетелде залдан. Унбер яшьлек Алинә дә Татар гимназиясендә укый. Ул гитарада бик яхшы уйный. Тамашачы аның чыгышын да бик яратып тыңлады.
Камилла, Диләрә һәм Әминә – Саттаровлар гаиләсенең иң кечкенә әгъзалары. Төрле төстәге күлмәкләрдән сәхнәгә менгән нәниләр әниләр һәм дәү әниләр турында җыр җырладылар. Балаларның яңгыравык тавышыннан күңелләргә шатлык тулды.
– Балаларсыз булдыра алмас идек. Алар безгә һәрвакыт ярдәм итәләр, шул исәптән хуҗалык буенча да, – диде Надежда.
Саттаровларның балалары гаилә традицияләрен хөрмәт итә. Яшьбез дип тормыйлар, аталары белән бергәләп ураза тоталар. Ата-аналары аларны эшчән, игелекле, тәрбияле кешеләр итеп үстерәләр.
– Без бу чарада катнашуыбызга бик сөендек. Кайбер фактларны өлкәннәрдән беренче тапкыр ишетеп белдек, – дип уртаклаштылар Альберт һәм Карина.
Тамашачыларны бәйрәм дәвамында концерт номерлары белән “Урал-Батыр” милли мәдәниятләр үзәгенең татар төркеме хезмәткәрләре: “Балкыш” фольклор ансамбле (җитәкчесе Гөлсинә Вәлиева, аккомпаниатор Альберт Насыйров), Арсен Фазуллин һәм Алинә Умерова шатландырды. Аларның һәр чыгышы алкышларга күмелде.
– Кешеләрнең үз тамырлары белән кызыксынуы, үз нәселенең тарихын гына түгел, туган якның мәдәниятен һәм традицияләрен дә өйрәнүе бик яхшы гамәл, – дип нәтиҗә ясады Аксаковлар гаиләсе музее мөдире Татьяна Зима. – Шәҗәрә бәйрәме кебек чаралар республикабызның һәм илебезнең чын патриотларын тәрбияләргә ярдәм итә.