1943 ел ахырында Кавказга куркыныч яный – немецлар нефть яткылыкларына бай булган бу төбәкне ничек тә кулларына төшерү өчен бик зур ныкышмалылык белән Бакуга омтыла. Гәбдерәүф Гәрәев хезмәттәшләре белән бергә Советлар Союзының “Нефть башкаласын” яклаган – дошман самолетларын прожектор нурына тоткан, аларны бәреп төшерергә ярдәм иткән. Менә шулай, яңа гына татар авылыннан фронтка килгән тегермәнче егет аяусыз бомбалары, дусларын югалту ачысы аша сугышның ни икәнен аңлаган. Рус телен белмәгән кеше аны хәрби терминнарда һәм командаларда үзләштергән. Иптәшләре белән ирексездән рус телендә аралашырга туры килгән, шулай итеп, телне дә өйрәнгән.
Прожекторчы, танкист, артиллерист
Кавказны дошманнан азат иткәннән соң, 1944 елның язында, аларның частен яңадан әзерлек эшләренә җибәрәләр. Тулыландырылган төркемне алган офицер иң кечкенә бер солдатка туктала да, аның иңбашына сугып:
– Буең туры килә. Танкист буласыңмы? – дип сорый.
Габдерәүф Гәрәев ул чакта бик кыю җавап бирә:
– Так точно, иптәш генерал!
Бүген ул чакларны горурлык белән искә төшерә.
– Шулай итеп, мин Т-34нең механик-йөртүчесе булдым. Кыска вакытлы укудан соң безне Белоруссия фронтына җибәрделәр. Беренче көнне үк экипаж командиры лейтенант Щусев белән таныштым. Каты иде! Беренче сугышта ук аннан кырыс сабак алдым. Хәтерлим, дошманга атакага барабыз. Карыйм, җирдә солдат ята. Туктадым. Лейтенант сорый:
– Кеше ята. Ә бәлки ул безнекедер, аңа ярдәм кирәктер?
Без танктан чыгып, билгесез солдат янына килдек. Бу – яралы немец иде. Щусов аны атып үтерде, ә аннары пистолетын минем чигәгә терәде:
– Минем командасыз тагын бер тапкыр туктасың, пуля алырсың. Аңладыңмы?
– Так точно, иптәш командир...
Гәбдерәүф ага хәтирәләрен дәвам итә:
– Шулай итеп, мин куелган бурычны гына күрергә һәм лейтенант Щусев командасын үтәргә өйрәндем. Сугыш каты булды – танкта бүрәнәләр, туплар һәм кешеләр аркылы барулар... Без дүртәү идек. Экипаж тату булды. Куелган бурычны төгәл үтәдек, сугышчан тәртипне бозмый идек, ә командирыбыз безнең өчен үрнәк булды, ут алып бару өчен иң яхшы шартлар тудырды. Без бер елга якын бергә сугыштык, Варшавага җиттек.
Бервакыт, 1945 елның язында, каты сугышлар барганда безгә дошман снаряды килеп эләкте, танк яна башлады. Бәрелүдән мин аңымны югалтканмын һәм Минск шәһәре госпиталендә генә уяндым. Мине кем коткарганын да, сугышчан иптәшләремнең язмышытурында да белә алмадым... Бәлки, тагын кемдер исән калгандыр?
Тарихи белешмә. Варшава шәһәренең көнчыгышында һәм төньягында – Радзимин торак пунктында, совет гаскәрләренә ССның “Үлгән баш”, “Викинг” дивизияләре һәм шактый санда башка төр немец гаскәрләре кергән сайлап алынган махсус танк кушылмалары каршы торды.
Һәм бу “иттарткычта” Мәтәүбаш егете могҗиза белән исән калган. Берничә ай Минск табиблары умыртка сөяге, кабыргалары сынган, өстәвенә авыр контузия алган егетнең тормышы өчен көрәшә. Германияне җиңү турында биредә, госпитальдә белә ул.
... Өенә, туган Мәтәүбаш авылына, өлкән сержант Габдерәүф Гәрәев 1951 елда гына кайткан. Германияне җиңгәннән соң, аңа һәм аның иптәшләренә тагын бер сугышта катнашырга туры килә. Ул артиллерист була һәм 157нче бригада составында танкка каршы орудие командиры булып хезмәт итә. Сугыштан соңгы елларда бандеровчылар Көнбатыш Украина территориясендә генә түгел, ә Белоруссия территориясендә дә эш иткән. Фронтта исән калган күп кенә егетләр Җиңүдән соң һәлак булдылар...
Белоруссиядә хезмәт иткән вакытта алган водитель таныклыгы аның киләчәк тормышында зур роль уйный. 50нче еллар ахыры – нефть яткылыкларын үзләштерү чоры, һәм элеккеге фронтовик Октябрьск шәһәрендә, Серафимовский бистәсендә зур йөк автомобильләрендә эшли, ЯАЗ машинасында нефть промыселларына компрессорлар, авыр техника ташый. 1960 елда гаиләсе белән Бәләбәйгә күченә, йорт төзи, күп еллар дәвамында “Шкаповнефтестрой” трестының механикалаштырылган эшләр идарәсендә водитель булып эшли. Ветеран һаман да җиңел машина йөртә, азык-төлек алу өчен магазинга барырга яки Мәтәүбашта яшәүче сеңлесенең хәлен белергә кирәк икән, кешегә ялынып тормый, “тимер атына” утыра да чыгып китә.
– Менә мин машинада барам, кирәкле чат күренү белән, кулым автоматик рәвештә борылыш утын яндыра. Чөнки гадәткә кергән. Уйлап кына карагыз – 70 ел руль артында бит!
– Габдерәүф ага, бу буегыз белән 12 тонналы йөк машинасында ничек йөрдегез?
– Ну, чишү юлы һәрвакыт бар. Мәсәлән, утыргычны үзеңә җайларга мөмкин. Машина белән аягүрә басып идарә иткән чаклар да булды. Нефть промыселларына бит асфальт буенча йөрмисең. Русиядә юллар нинди икәнен үзегез беләсез. Сугыштагы кебек үк диярлек куркыныч хәлләр дә булды...
Габдерәүфкә нефтьчеләргә эшкә керергә Мөнәвәр абыйсы киңәш итә, үзе дә, энесеннән алдарак сугыштан кайтып, шунда урнашкан булган. Туганнарның үзара мөнәсәбәте аеруча җылы. Чөнки аларга 1944 елда Польша территориясендә очрашырга насыйп булган! Фронтовик бу гаҗәеп вакыйга турында һаман да зур дулкынлану белән сөйли:
– Без чираттагы сугышка әзерләнә идек. Масштаблы операция булыр дип көтелә иде – бер урында, йодрыкка туплаган кебек, танклар, артиллерияне җыйдылар. Безгә һавадан көчле ярдәм булачак, диделәр. Без, танкистлар, зур төркем булып басып тора идек. Кинәт сизәм – кемдер арттан терсәгемә төртә. Артка борылып карасам, күземә ышанмыйм – Мөнәвәр! Исән! Минем кебек үк – өлкән сержант, артиллерист, гимнастеркада, түше тулы медаль! Ул мине ерактан ук күрдеп калып таныган икән...
Бу хәбәр командирларга да барып җитте, безгә күпмедер вакыт бергә булырга рөхсәт иттеләр. Хәтта, фронт гәзитчеләре янәшә булуыннан файдаланып, истәлеккә фотога төштек. Кызганычка каршы, ул сакланмаган, ксерокопиясе генә калган, шулай да ул сугыш вакытында бик сирәк кешегә генә эләгә торган шаккаткыч уңышлы вакыйганы – бертуган абыем Мөнәвәр белән очрашуыбызны хәтерләтүче кадерле ядкарь булып тора…
Элеккеге механик-водитель 75 ел дәвамында легендар Т-34кә утырырга һәм аны йөртеп карарга хыялланган. 2019 елның язында, фронтовикның хатын укып, аның теләге белән танышкач, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Караидел районына сәфәр оештырган. Монда эзәрмәннәр сугыш чорындагы хәрби машинаны тергезгәннәр, һәм, әйтергә кирәк, бәләбәйле фронтовик кайчандыр утны-суны кичкән техникада шактый кызу җилдергән. Берникадәр вакыттан соң ул яңадан, Уфадагы Җиңү парадында, һаман онытылмаган танк рычаглары артына утырды. Бу вакыйгаларның видеорепортажлары барлык социаль челтәрләргә таралды.
Тагын бер истәлекле вакыйга. 2020 елның маенда Үзәк хәрби округының гомумхәрби армиясе командованиесе республика хөкүмәте белән берлектә ветеранның Ырынбур өлкәсендәге Тоцкий полигонына сәфәрен оештырды. Анда Казан югары танк училищесы курсантларының хәрби әзерлек дәресләр уза иде. Биредә Габдерәүф Гәрәев заманча Т-72 танкының Б3 соңгы модификациясе идарәсе белән танышты. Аңа уникаль шлемофон бүләк иттеләр, анда фронтовикның чакыру сигналы – “Метеор” сүзе язылган иде. Һәр команданы тиз аңлап алып, юнәлешне билгеләп, боерыкны дөрес үтәгәне өчен фронтта аны шулай атаганнар икән. Ветеран шул көндәге тәэсирләре белән уртаклаша:
– Анда кабина бер генә кешегә ясалган, әйтерсең лә, миңа. Хәтта бер тартма шырпы да сыймый. Заманча җиһазландырылган булса да, тиз үзләштердем. Кабыздым, киттем. Сул борылышны,уң якны тикшердем. Аннары икенче тизлекне кабыздым да киттем! Өченче тизлеккә салып , кире боылып кайттым. Бабай өченче тизлектә бара, дип андагы хәрбиләр куркуга төшкән хәтта!
Мондый бүләкне Габдерәүф Сәләх улы үзенең 94 яше һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан алды. Аңа карасаң, бер дә тугыз дистә ел яшәгән, сугыш михнәтләрен күргән, күпме вакыйгаларның шахиты булган, дип уйламассың. Аның энергиясе әле дистәләрчә яшь кешегә торырлык! Күптән түгел ул юбилеен бәйрәм итте – аңа 95 яшь тулды. Аның озак яшәвенең сере нинди? Табигатьнең, геннарның бу сәләтен ул хезмәт, актив яшәү рәвеше, тормышка уңай караш белән аңлата. Өч баласын, 19 оныгын, оныкчыкларын сөенеп каршы ала ул!