Безнең әтиебез Вәлиев Миргасим Сәлим улына Бөек Ватан сугышында гына түгел, хәзер бик сирәк искә алына торган сугышларда да катнашырга туры килгән. Шуларга кадәр дә байтак еллар хәрби чыныгу алган кеше иде ул. 1929-1932 елларда әтиебез Эчке эшләр министрлыгының юлламасы белән Свердловск шәһәрендә милиция органнары өчен кадрлар әзерләүче училищеда укыган, Бәләбәй бүлегендә оперуполномоченный вазыйфасын башкарган. Монда да белем, физик тазалык, хәрби хезмәт күнекмәләре иң мөһим таләп булуы билгеле. 1933-1936 елларда берничә тапкыр курслар үткән, элемтәче-радист һөнәрен үзләштергән. Отделение командиры буларак, яшь солдатларны да бу һөнәргә өйрәткән. Әтиебез ул елларда һәм Бөек Ватан сугышы вакытында кулланылган барлык телефон һәм радио аппаратларының маркасын яхшы хәтерли иде. Соңгы көннәренә кадәр ул Морзе азбукасын онытмады.
Физик чыныкканлыгы, хәрби белем күнекмәләре аңа иң беренче мәртәбә Ерак Көнчыгышта, 1938 елда Хәсән күле, 1939 елда Халкин-Гол елгасы буенда япон милитаристлары белән булган кыска вакытлы сугышларда бик тә кирәк булып чыга. Нәкъ шул елларда Европада хәлләр көннән-көн кискенләшә бара. 1933 елда властька килгән фашизм Европа илләрен бер-бер артлы басып ала. Үзләренә дә куркыныч янавын күзәтеп торсалар да, Франция һәм Англия СССР белән коллектив хәвефсезлек булдыру өчен договорга кул куюдан баш тарталар. Әйтергә кирәк, Германия басып алган Европаның кайбер илләренә (мәсәлән Чехиягә) безнең ил ярдәм тәкъдим итә. Ләкин алар я баш тарта, я Польша безнең гаскәрләргә үз территориясеннән үтәргә рөхсәт бирми. Шундый шартларда Советлар Союзы 1939 елның 23 августында фашистик Германия белән үзара сугыш башламау турында Пактка кул куярга мәҗбүр була. Бу килешүгә бүгенге көндә караш төрлечә. Ләкин ул биргән 1 ел да 10 айны Советлар Союзы барыбер булачак сугышны беразга булса да кичектерергә, кораллануга һәм чикләрен киңәйтүгә файдалана.
Сүз уңаеннан, Польшаның бу сәясәте аны барыбер сугыш афәтеннән коткарып кала алмый. Киресенчә, II Бөтендөнья сугышы Германия гаскәрләренең 1939 елның 1 сентябрендә нәкъ Польшага бәреп керүеннән башлана. Польшаның Германия белән сугыш башламау турында Советлар Союзыннан байтак алда Пактка кул куюы да аны коткарып кала алмый. Ә бүген алар безне гаеплиләр.
Халкин-Голдан соң әтиебез бик кыска гына вакытка ялга кайта. Ләкин 1939 елның декабрь башларында ул тагын да сугышка китә. Бу юлы – совет-фин сугышына. Бу көннәрдә дә әтиебез разведгруппасы белән күп тапкырлар дошман тылына үтеп кереп, үз частьларына төгәл мәгълүматлар алып кайтуда катнаша. Берничә мәртәбә фин разведчиклары белән капма-каршы бәреләшергә дә туры килә аларга. Авыр югалтулар да булгалый. Әтиебез фин солдатларының чыдамлыгы, кыюлыгы, түземлеге белән соклана иде. Бигрәк тә, тапкыр снайперлары турында безгә сөйләгәне истә калган. Биек нарат агачлары башында фин күзәтчеләре һәм снайперлары кышкы салкында да сәгатьләр буе утырып, көтмәгәндә, уйламаганда җирдән безнең якка ут ача торган булганнар, күзәтү алып барганнар, сигнал биргәннәр. Шуңа күрәдер инде аларны “кәккүкләр” дип атаганнар.
Шундый көннәрнең берсендә безнең чаңгылы разведчиклар хәрби заданиене үтәп, илһамланып, күтәренке күңел белән, бернидән дә шикләнми үз расположениеләренә юл алалар. Һич көтмәгәндә шундый ук задание үтәп кайтып барган фин разведчиклары белән капма-каршы очрашалар. Шунда ук ике яктан да атыш башлана. Ләкин финнар атуны кинәт туктаталар да шаркылдап көлә башлыйлар. Безнең солдатлар берни аңламый, аз гына вакытка туктап калалар. Шул арада әллә нинди ямьсез, сәер чинау тавышы ишетелә. Баксаң, бер фин солдаты табигый йомышын үтәп, куаклыкта утырып калган икән. Ату башлангач, бер кулына мылтыгын, икенче кулы белән ыштанын тотып, куркуыннан кыргый җәнлек сымак чиный-чиный, тирән карда чаңгылары белән буталып, бата-чума, әле бер, әле икенче якка ташлана-ташлана иптәшләре артына җитәргә тырыша икән. Бу кызык хәлне күреп, безнең разведчиклар да кычкырып көлә башлый. Шаян сүз, ачы сызгыру, һавага ату мескеннең котын алган, күрәсең – ул һаман чиный, хәле бетеп карга ташлана. Аягына баса алмый, яңадан карга ава. Шуыша. Аның саен көлке көчәя. Ике яктан да кушылган ирләр шаркылдавыннан кышкы йокысыннан уянган урман яңгырый. Ниһаять, ике иптәше аның янына килеп, аны култыклап, башкалары да ярдәм итеп урманга барып җитәләр. Атуны ике як та дәвам итми. Фин солдатлары: “Рус, пока!” – дип кычкырып, көлешә-көлешә урман куелыгына кереп югалалар. Безненкеләр дә юлларын дәвам итә. Шаянрак солдатлар теге фин солдаты булып кыланып иптәшләрен көлдерәләр. Соңыннан алар бу вакыйга турында беркемгә дә сөйләмәскә сүз куешалар: хәрби законнар буенча, алар бит дошманны юк итәргә тиеш иде. Ә менә ничек килеп чыкты. “Алар да безнең кебек үк кешеләр бит. Нигә соң бу дөнья безне бер-беребезгә дошман итә икән?” – дип уйлаганнар алар.
80нче еллар азагы. Мин, “Маяк” радиостанциясе тапшыруын тыңлар-тыңламас кына, өй эчендә эшләп йөрим. Кинәт дикторның көлә-көлә нидер сөйләвенә игътибар иттем. Ә ул миңа балачактан таныш хәл турында сәйли бит! Шулай һич көтмәгәндә әтием катнашлыгында булган кечкенә бер эпизод турында 49 елдан соң радио дулкыннарында ишетеп хәйран калдым! Телсез калып, бераз дулкынланып утырдым хәтта. Ничек бу хәл радио хәбәрчеләренә билгеле булган?! Разведчиклар ул турыда беркемгә дә сөйләмәскә сүз куешканнар бит! Моның сәбәбе әлегәчә минем өчен сер булып тора. Кызганыч, әтиебез бу тапшыруны тыңлый алмады. Бу вакытта ул инде гүр иясе иде.
Сугыш сугыш инде ул. Әмма сугыш та тормышның бер өлеше, анда да яшәү теләге белән янган кешеләр катнаша. Анда да хәтта ирләр дә үкереп еларлык фаҗига-югалтулар да, эчең катып көлерлек хәлләр дә булган.
Фотолар гаилә архивыннан алынды.