Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 Май 2021, 17:25

Безнең авыл мәзәкләре

Язучы Камил Фазлый – иң яраткан авторларыбызның берсе. Хәзер сезгә аның берничә әсәрен тәкъдим итәбез.

Аңламассың
Иртән көтү куарга чыккан Мәрмәр абзый, урам капкасын ачса, күрә, егет корына кергән буйдак Шәйнур кайтып бара.
– Кайсы тарафлардан болай бик иртә? – дип кызыксынды абзый.
– Төне буе тегермән тарттым, күңелем туйганчы, – диде тегесе, авызы колагына җитеп.
– И-и, туган, ник аны миңа да әйтмәдең? Минем дә ике тегермән ташы бар ич, мүкләнеп яталар, – диде Мәрмәр абзый аңа кушылып кеткелдәп.
Мин генә боларның сөйләшеннән берни дә аңламадым. Тегесе төне буе тегермән тарткан – оны юк. Бусына тегермән ташлары ник кирәкте икән?.. Тегермәннең үз ташлары бар ич!..
Арыган
Мәктәптә класс сәгате бара. Класс җитәкчесе Рәхилә ханым колхозның комсоргы Наҗарны укучылар алдында чыгыш ясарга чакырган. Егет үзенең хезмәт казанышлары турында авызга каратып сөйли.
– Менә, балалар, Наҗар абыегыздан үрнәк алыгыз, һәрчак аның кебек булыгыз, – дип йомгаклый сүзен класс җитәкчесе.
Дәресләр тәмамланып, өйләренә кайтырга чыккач, укучылар, каршыларына әүпән-тәүпән кыеш атлап юлны иңләп килүче салмыш Наҗар абыйларын күреп, класс җитәкчесенә төрттерәләр:
– Әнә, апа, карагыз әле, Сезнең алдынгы комсомол вожагыгыз безгә ничек үрнәк күрсәтә... Туры атлый да алмый ләбаса...
– И-и, балалар, – ди Рәхилә апалары, колак очларына тиклем кызарып. – Наҗар абыегыз бүген артык күбрәк эшләп ташлаган, шуңа күрә арып киткән. Йоклап хәл җыйгач та төз басып йөриячәк ул. Менә мин әйтте диярсез!
Ышанмадылар
Таныш фермердан печән алдым. Электән дус та булгач, үз күреп, бушка бирде. Рәхмәтләремне яудырып, ихатага кайтаргач, йөкне бушатырга ярдәм сорап күршеләрне чакырдым.
– Күпме белән сатып бирде? – дип кызыксынды алар.
– Ходай озын бәхетле гомерләр бирсен фермер Мөнир дусыма. Һич көтмәгән идем, бер тиен дә акча алмады, бушка бирде, – дидем. Моны ишеткәч, барысы да күңелле хихылдашып көлештеләр.
– Дә-ә, күрше, шаярта беләсең. Син электән коеп куйган юморист инде, – диде Рәмис, аркамнан кагып. – Бүгенге көндә тоттырдылар ди бушка! Бүгенге көндә яңгыр суын да пакетлап сатып бирәләр.
– Һәр рулон печәнгә бишәр йөз сумыңны чыгардың да түләдең, шулаймы? – дип Фәнил күршем дә бу өлкәдә хәбәрдар булуын җиткерде.
– Биш йөз сум ул ике йөз илле кило тарткан бәләкәй рулоннар хакы. Ә моның рулоннарына кара – бозау янында сыер шикелле бит, нинди зурлар! Бер-берсе ким дигәндә ярты тонна тарта. Һәркайсына меңәрне түләдеңме, күрше?! – Рәмис "әйе" сүзен авызымнан тартып алырдай булып карашын миңа төбәде.
– Фермер бер тиен дә акча алмады, ышаныгыз, бушка бирде, – дидем тагын да бер тапкыр тегеләргә.
– Ярар, хакын яшерсәң дә, мең сум икәне күзгә бәреп тора.
– Кыйммәтрәк хакка саткан, ай-вай кыйммә-әт. Әнә Симәнкә чувашлары мондый рулоннарны сигез йөз белән китерә, – Радик көрсенгәндәй җилкә кашып куйды.
– Акчаң буа буарлыктыр, кыйммәт хакка алмасаң, – дип таралыштылар күршеләрем.
– Бушка бирде ич, – дип күпме тылкысам да, ышанучы булмады.
Камил Фазлый.
Читайте нас: