Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 Май 2021, 17:35

Озын гомер югарылыгыннан

Күптән түгел мин 85 яшь тулуны билгелдем. Таныш-белешләр, кардәш-ырулар озын гомерлесең, диләр.

Үзем болай озын гомер яшәдем кебек түгел. Шулай да уйлап куям: бергә үскән, кайчандыр бер коллективта эшләгән кешеләрне искә төшерәм дә, бу сүзләр бәлки дөрестер, дип куям, чөнки аларның күпчелеге бу дөньяда юк инде. Элекке танышлар да очрашкан чагында озын гомерлесең, төсең дә бер дә картларча түгел, диләр.
Үзем ирексездән үткән гомерем турында уйга калам. Мин сугышка кадәр туган каше, сугыш чорындагы, аннан соңгы авыр елларны бүгенгедәй хәтерлим. Ачлык, ялангачлыкның ни икәнен үз җилкәмдә татыдым. Шуңа да карамастан, исән калганмын. Түземле һәм хәрәкәтчән булгангадыр. Мин авылда су буенда үстем, тугайлар әрәмәләр янәшәдә генә иде. Иң тәүге тормыш хатирәләрем елга белән бәйле. Мин бик иртә йөзергә өйрәндем, балык тоту минем өчен шул чактан күңелле гадәт. Тагын да бик мөһим шарт: без язгы-җәйге чорда гел яланаяк йөредек. Яз апрель аеннан көзге ноябрь аенача аякка кию юк иде. Менә шул чыныктыргандыр да инде.
Мин сигез яшьтән эштә идем. Мал карау, утын кисү минем өстә иде, чөнки миннән зур абыйны 1944 елның февралендә үк армиягә алып, фронтка озаттылар, өч апамның һәр берсенең үз эше бар, ә инде ирләр башкара торган эшләр миңа тиеш иде.
14 яшь тулуга колхоз эшенә куа башладылар, бигрәк тә җәй көннәрендә. Аннары без һәрвакыт сыер асрадык, аны карау да күбрәк минем өстә иде. Шулай да мәктәптә уку беренче планда иде. 18 яшь тулганда мин үзебезнең авылдагы урта мәктәпне тәмамладым һәм шул елны ук Уфага барып университетның тарих-филология факультетына укырга керә алдым. Уку бик авыр булды, нигездә фәкыйрьлек аркасында: стипендия алыр өчен тик "4"ле, "5"легә генә укырга кирәк иде һәм мин моңа ирешә алдым: биш ел вакытында бер генә имтиханнан да "3"ле алмадым, шуңа да 22 яшьтә югары белемле белгеч идем. Бу 1959 елда. Безне университетта укытучы буларак әзерләделәр,ә мин инде 4-5нче курсларда ук корреспондент булырга дигән карарга килгән идем, шуңа район гәзитендә хәбәрче булып эшли башладым. Яңа һөнәргә үзлегемнән өйрәнергә туры килде. Күрәсең, мин моңа ирешкәнмендер инде, бер елдан җаваплы сәркәтип иттеләр, ә инде тагын дүрт елдан мөхәррир вазыйфасына куйдылар. Калган гомер – журналист.
Сүзне озын гомер дип башлаган идем бит. Мин бөтен гомерем буена табигать яраттым. Су буенда кармак салу минем ял итүнең иң күп өлешен тәшкил итте. Су буйлары – сәламәтлек өчен иң файдалы урын. Аннары – бакча. Бәләбәйгә мин 1974 елда килеп урнаштым. Икенче елында бакчага урын алдым. Анда агачлар утырттым, безнең якта үсә торган барча яшелчә һәм җиләк-җимешләр бар иде анда. Хәтта карбыз һәм кавын да үстердем. 1976 елда умартачылык белән дә шөгыльләнә башлаган идем, өч-дүрт елдан үзебезгә һәм туган-тумачаларга җитәрлек бал да җитештерә идек, тик 90нчы елларда башланган угрычылык аркасында умартачылыкны ташларга туры килде, умарталарымны авылга илтеп тапшырдым.
Озын гомерле булу әнә шул, әйткәнемчә, су буенда үсү, бакчачылык белән шөгыльләнү, хәрәкәтчән булу нәтиҗәседер, дип уйлыйм. Аннары мин бер вакытта да аракы эчү белән мавыкмадым, тәмәке тартмадым (яшьрәк чакта тәмәке белән бераз мавыккан идем, тиздән аны ташладым). Әле дә мәҗлесләрдә булуны, анда "төшерүне" яратмыйм. Мин "трезвый образ" кешесе. Балык тоту белән мин гомерем буе мавыктым, тик соңгы чорда гына бик үк еш кулга кармак алган юк, бакчада да сирәк булам, җәй көннәрендә генә. Бакчамны ташлаган юк, әле дә анда алты төп алмагач үсә, йортым исән-сау, җиләк-җимешләрдән кара миләш, кызыл карлыган, балан куаклары һаман да җимеш бирә. Яшелчәне мин әле дә күбрәк ашарга тырышам, хәзер инде сатып алганнарын. Симез ит яратмадым, күбрәк яшелчә.
Озын гомернең тагын бер нигезе – нәселдәндер, дип уйлыйм. Минем әти 90 яшькә җитеп вафат булды. Иң зур апам 96 яшькәчә яшәде, ул бухгалтер булып эшләде. Без гаиләдә 7 бала үстек, барыбыз да укуга әвәс идек, шул җиде баланың бишесе югары белемле булды. Ике иң зур апабыз гына югары белем ала алмады, чөнки аларның яшьлек чоры авыр сугыш елларына туры килде. Арабызда педагоглар, журналистлар, табиб, бухгалтерлар бар. Миннән ике яшькә кече энем Әмир – медицина фәннәре кандидаты, республика клиник дәваханәсендә алдынгы табиб булды, әле хаклы ялда. Барыбыз да гаиләле, балалар үстердек. Минем өч кызым, алты оныгым бар, алар арасында күренекле белгечләр, үз өлкәсендә югары уңышларга өлгәшүчеләр бар. Бер оныгыбыз узган елны урта мәктәпне тәмамлаган иде, үз көче белән Уфага нефть университерына укырга керде. Әлим һәм Әмир исемле оныкларым әле Уфада гимназиядә укып йөриләр, уку алдынгылары, аларга да киләчәктә өметләр зур.
Сүземне тәмамлап, озын гомерле булуның нигезе максатчан булуда, аек тормыш алып баруда, начар гадәтләргә юл куймауда дип әйтәсем килә.
Хаҗи Әхмәтҗанов,
РФ һәм БР журналистлар берлеге әгъзасы, алты китап авторы, Бәләбәй шәһәре.
Читайте нас: