Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июнь 2021, 16:50

“Кырык яшьтә имам булырсың…”

Нәнәсенең бу сүзләренә кечкенә малай бик үк игътибар да итми, мәгънәсен дә аңламый. Менә бүген, Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе, абруйлы шәхес булып җитешкән Фәрхәт хәзрәт Хәмитов еллар аша колагында чыңлаган сүзләрнең рас килүенә аптырап куя. Нәнәсе күрәзәче түгел иде бит…

Тамырлар
Фәрхәт Хәмитов тумышы белән татар дөньясына күп кенә шәхесләр биргән Ярмәкәй районы Исламбахты авылыннан. Ата-бабалары урта хәлле тормышта яшәгән, тир түгеп дөнья көткәннәр, алар нәселеннән күбесе Октябрь революциясенә тиклем тирә-якта дан тоткан Яңа Якуп (хәзерге Ырынбур өлкәсе Абдуллино районы) мәдрәсәсен тәмамлап, дингә хезмәт иткәннәр. Нәнәсе Зәйнәп тә укымышлы булган. Кечкенә Фәрхәткә беренче дин дәресләрен биргән, иман, дингә ихтирам, белемгә омтылыш тәрбияләгән.
Тормыш баскычлары
Нәнәсенең сабаклары эзсез үтмәгән: Фәрхәт Хәмитов гомер буена нәрсәгәдер өлгәшергә тырышкан, белемен камилләштергән, һаман алга омтылган. Мәктәптән соң Уфада һөнәри училищеда укый, шул ук вакытта Ислам нигезләрен өйрәнә, нәнәсе ярдәме белән гарәп телендә Коръәнне ятлый. Совет Армиясендә бурычын үтәгәннән соң, хәрби училище тәмамлый, 25 ел гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлый. 90нчы еллардагы илдә барган үзгәрешләр, ул хөрмәт иткән әхлакый кыйммәтләрнең юкка чыга баруы, аның дингә тартылуын көчәйтә.
Дин юлына басу
Хаклы ялга чыгу белән ул Уфага мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә, 1996 елны Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә күчә. Аннан соң Волгоград өлкәсе Диния назарәтенең мөфти ярдәмчесе булып эшли, Волгоград мөфтияте мәдрәсәсенең ректоры итеп тәгаенләнә.Үзенең икенче укытучысы дип Волгоград өлкәсенең шул вакыттагы мөфтие Рәшит хәзрәт Әлмөхәмәтовны атый.
Приютка юл
Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, шәйх-әл-ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин указы белән 2001 елны Фәрхәт хәзрәт Хәмитов Приют поселогына имам-хатыйп итеп тәгаенләнә. Ә 2004 елдан ул инде Бәләбәй районының имам-мөхтәсибе. Приют поселогында аны зур эш көтә: җирле халык ярдәмендә мәчет салу. Хәзрәткә фикердәшләр табу, иганәчеләр эзләү, халыкны туплау, үз артыннан ияртү өчен күп көч салырга туры килә. Алланың рәхмәте белән, изге күңелле кешеләр ярдәме белән бу мәчет салынып бетеп 2013 елда ачыла. Бүген инде аннан кеше өзелми.
Тынгысыз җан
Уртача буйлы, теремек карашлы, хәрәкәтчән бу абзыйга карап аптырап куясың: ничек барсына да өлгерә? Әле генә Бәләбәйнең Яңа мәчетенә эшкә башлаган имамны эш барышы белән таныштыра, инде Аксаков авылында мәчет төзүне җайга салышырга ярдәм итә, аннан әнә Мәтәүбаш мәчетенә имам итеп кемне кую турында баш вата… Һәр елны борынгы Болгар җирендә исламның рәсми төстә кабул ителүе истәлегенә үткәрелә торган “Изге Болгар җыены”нда катнашырга да вакыт таба. Уфага мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте съездына да барып кайта. Шулай ук Бәләбәй районы эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы әгъзасы да ул.
Гаилә хәле
Фәрхәт хәзрәт Резеда ханым белән матур гаилә корган, бер-берсен аңлап, мөхәббәт һәм хөрмәт белән кулга-кул тотынышып яшиләр. Аларның тормыш юлы балаларына өлге булып тора. Ике кызы һәм ике улы, оныклары яхшы тәрбия алып, ата-анасын шатлыкка күмеп, тик сөенечле хәбәрләр генә ирештерә.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: