Гаилә башлыгы Рәис Гыйльметдинов 1934 елның 3 мартында Тузлыкуш авылында дөньяга килгән. Ул, үз авылларында дүрт сыйныф тәмамлагач, колхозга эшкә чыга. Рәисне егет булып җитлеккәч, хәрби хезмәткә алалар. Аңа 2 ел да 2 ай Мурманск шәһәрендә солдат боткасы “чүмерергә” насыйп була.
Армиядән кайткач егет, өендә бер кич куна да, күрше Карамалы-Гобәй авылына китә. Ә моның өчен бик җитди сәбәбе дә була. Егет шушы авылга хәрби хезмәткә кадәр туганнарына кунакка баргач, бик матур кыз күргән була. Ул армиядә дә аны исеннән чыгармый.
Менә солдат егет Карамалы-Гобәйгә килә дә, 2 ел да 2 ай үзенең хыялында йөрткән Фәүзиясен эзләп табып мәхәббәттә аңлаша. Ә кыз бу егетне хәтерләми дә, чөнки аларның элек сөйләшкәннәре дә булмый. Шулай да егет Фәүзияне үзенә карата, кияүгә чыгарга күндерә һәм ... шул ук көнне ЗАГСка алып китә. Тик, кызганычка каршы, авыл советы рәисе үзенең пичәтен алып каядыр киткән була. Рәис ике көннән яңадан Карамалы-Гобәйгә килә, авыл советында никах турында таныклык яздыргач, үзенең законлы хатынын Тузлыкушына алып кайтып китә.
Рәис абзый колхозда төрле эшләргә йөри, ферма малларын да көтә, хәтта тирә-якны куян, төлке, бүре басып бик зур зыяннар китерә башлагач, аны аучы да итеп куялар әле. (Әйе-әйе, чыннан да шулай була, ул өч бүренең, бихисап куян белән төлкенең башына җитә).
Фәүзия апа колхозда эшли, пенсия алдыннан 15 ел фермада сыер сава. Ирле-хатынлы Гыйльметдиновлар дүрт бала үстерәләр, хәзер аларның үз гаиләләре бар. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрендә ата-ана нигезенә кайтып җыелалар. Шундый чакта балаларын, килен-кияүләрен, онык-туруннарын кушып санасаң, алар 35кә җитә!
Фәүзия апа белән Рәис абый әле дә кул кушырып утырмыйлар. Бакча карыйлар, тавык асрыйлар. Җитмәсә, шуларга өстәп, 87 яшьлек Фәүзия апа һаман кул эшен ташламый. Әле без килеп кергәндә дә ул җөн эрләп утыра иде. Оста куллы хуҗабикәнең хәтта кечкенә булса да үз бизнесы бар. Ул оекбашлар һәм тапочкалар бәйләп сата.
Ирле-хатынлы Гыйльметдиновларны авыл хакимиятендә дә мактап сөйләделәр, балаларын да үрнәк итеп куйдылар. Минем: “Сез бәхетлеме?” – дигән соравыма да алар: “Бәхетле, бик бәхетле” – дип җавап кайтардылар. Әйе, чыннан да шулайдыр, чөнки гомерләренең 65 елын бергә кул тотышып үтәрләр идемени алар?
Габдулла Вафин.