Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2021, 14:50

Хезмәт сөюче Алия – безнең авылның горурлыгы

Совет елларында авыл хуҗалыгы белән бәйле кешеләр турында фильмнар төшерелә, китаплар языла, аларда механизаторларның, сыер савучыларның һәм башка авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең данлы эшләре турында сөйләнелә иде.

Хезмәт сөюче Алия – безнең авылның горурлыгы
Хезмәт сөюче Алия – безнең авылның горурлыгы

Мәсәлән, Бәләбәй районы гәзитенә “Коммунизм өчен” колхозыннан Янеевларның хезмәт сөючән гаиләсе турында еш кына яздылар. Фәнүз – комбайнчы, Алия – сыер савучы. Аларның язмышы, миллионлаган кешеләрнеке кебек үк, безнең ил тарихына язылды.

Бүген машина белән сыер саву операторы хезмәте механикалаштырылган, һәм кайчандыр моның авыр эш булуын күз алдына да китереп булмый.

– Фермада эш көне караңгыдан башлана иде, – дип искә ала Алия Мирсәет кызы Янеева. – Иртәнге сәгать дүрттән без фермага ашыктык – тиресне сәнәк белән түгә, аннары мал астына салам түши идек, сөт чиста булсын өчен һәр савым алдыннан сыерларны яхшылап юдык (ә алар 20 иде), бары аннан гына сава башладык. Савымнан соң сыерларга силос тараттык, бүлем араларын чистар тып, идәнгә пычкы чүбе сиптек. Һәм болар барысы да – кулдан, ул вакытта бернинди механизмнар да юк иде. Аннары төшке аш, ял сәгатьләре, һәм тагын 2-3 сәгатькә сузылган  савым. Һәм шулай – көненә өч тапкыр. Сөтне фермадан җыю урынына чиләкләп ташый идек...

Узган гасырның 60 нчы еллары бу, 20 яшьлек Алия фермада эшли башлаган вакыт. Соңрак колхоз рәисе А.М. Васильев җитәкчелегендә фермада реконструкция үткәрелә, һәм җиңелрәк булып китә – саву аппаратлары барлыкка килә, сөтүткәргечләр куела, тирес чистарту өчен транспортерлар урнаштырыла. Районның иң яшь савымчысы Алия Янеева Мактау грамотасы белән бүләкләнә һәм районда иң яхшы һөнәр иясе дип таныла.

32 ел буена (1999 елга кадәр) сыер савучы булып эшли ул. Аның фидакарь хезмәте күп тапкырлар билгеләп үтелә.

Алия Мирсәет кызы орден алган көнен елмаеп искә ала:

– Колхоз рәисе Алексей Мануилович кичке саву вакытында: “Иртәгә иртән Бәләбәйгә китәбез. Өйдә көт”, – дип кисәтеп куйды. Ә мин ирем белән утын әзерләргә урманга киттем. Менә шундый оялчан идем. Рәис безне урманнан килеп тапты,  өс-башымны алыштырганны өй янында көтеп торды да мине шәһәргә бүләк алырга алып китте.

“Җиңү байрагы” район гәзитенең 1987 елның 18 июль санында “Алдынгыларга тиңләшик!” дип исемләнгән мәкаләсендә “Коммунизм өчен” колхозыннан  машина белән сыер саву операторы Янееваның һәр сыердан уртача алганда 2010 кг сөт савуы турында языла.

Үзенең удар хезмәте өчен Алия Янеева Хезмәт Даны ордены, ике тапкыр  “Мактау билгесе” ордены, ул елларда популяр булган хезмәт ударнигы, социалистик ярышта җиңүче һәм район, республика дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Район тарих-туган якны өйрәнү музеенда безнең якны удар хезмәте белән таныткан кешеләр арасында аның  да фотосүрәте бар.

Пахарь авылында Янеевлар гаиләсе турында һәрвакыт зур хөрмәт белән искә алалар. Алар өч бала үстергәннәр, инде оныклары бар; дүрт ел элек “алтын” туйларын үткәргәннәр. Алия Мирсәит кызының йорт тирәсе каралган, кул эшләренә дә өлгерә – барлык бүлмәләрдә чигелгән картиналар эленеп тора. “Үз тормышыгыз белән канәгатьсезме?” –  дигән сорауга ул, уйлап та тормыйча: “Әйе!” – дип җавап бирде. Авылдашлары аларның гаилә бәхетенең серен беләләр: иң мөһиме – бер-береңә хөрмәт...

А. Солтанова,

китапханәче.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: