Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2021, 17:30

“Спорт – ул этәргеч!”

Приют поселогында яшәүче тай боксы буенча яшь тренер нәкъ шулай уйлый.

“Спорт – ул этәргеч!”
“Спорт – ул этәргеч!”

Секциядә яңа гына шөгыльләнә башлаган  7 яшьлек малайлар өчен каты тәртип тә, мәҗбүри күнегүләр җыелмасы да юк. Читтән караганда алар  уйнап йөргән кебек: кемдер сикерә һәм йөгерә, кемдер, өлкәннәргә карап, төрле күнегүләр ясарга тырыша яки тренер күрсәткән сугу алымнарын кабатларга маташа. Җидти эш 10-11 яшьләрдә генә башлана, бу вакытта инде төркемдә чынлап та тай боксы белән шөгыльләнергә теләүчеләр генә калган була.

Үзенең эш алымнары

Тренер Гыйльметдиновның тәрбия үзенчәлекләре шуннан гыйбарәт тә инде: баланы спорт һәм физкультураны яратырга мәҗбүр итү түгел, ә менә бергәләшеп эшләү аша бик җиңел генә кызыксыну уята алу.

Илмир Приют малайларын биш ел шөгыльләндерә. 2016 елда аңа мәктәпләр буйлап йөреп, ул вакытта әле бик танылу алмаган тай боксы турында сөйләргә һәм тренировкаларга чакырырга туры килә. Җитмәсә, поселокны да юньләп белми, әти-әнисе, ул югары уку йортында белем алган вакытта, монда килеп урнашканнар.

Ә ул үзе нәкъ студент алларында тай боксы белән таныша һәм ярышларда катнаша башлый, тай боксы буенча Башкортстан Республикасы кубогында җиңә, микс-комбат буенча Русия Кубогында призер була. Осталыгы була, тик менә педагогик белем генә җитенкерәми.

– Башка бөтен тренерларда да мондый хәлләр булды, – дип искә төшерә ул. – Башта малайлар күмәкләшеп киләләр, күзләре янып тора, тизрәк барысын да кабатлап карарга тырышалар... Ә аннан соң уннан берсе генә кала. Һәм яңадан төркем туплый башлыйсың.

Уңышлары белән иң беренчеләрдән булып бертуган Эрик һәм Алан Рәхимовлар сөендерә аны. Аларны һәм тагын бер тәрбияләнүчесен – Денис Кутинны – иң беренче тапкыр  ярышларга алып бара ул. Эрик көмеш медаль яулый.

“Минекеләр – бүтән”

 Әлбәттә, төркемгә йөрүчеләр даими рәвештә үзгәреп тора: кемдер үсеп җитеп, кайдадыр читкә укырга, кемдер армиягә китә. Кемдер артабан шөгыльләнергә теләми. Аларга алмашка яңа малайлар килә. Бу спорт төре күңелгә хуш килүчеләр озакка кала.

– Мин бит аларны сынчы кебек әвәлим, – дип үзенчәлекле чагыштыру белән аптырата Илмир. – Үземнең тәрбияләнүчеләремне, урамда йөргән башка балалар белән чагыштырам да: “Минекеләр бүтән!” – дип уйлап куям.  Минекеләрнең тормышка карашы да, сөйләшүләре дә – башка. Алар үзләренең сәламәт яшәү рәвеше алып баруларыннан оялмыйлар, яшертен генә дә тартмыйлар һәм аларның спиртлы эчемлекләр кулланасылары килми... Без еш кына киләчәк турында, алар куйган максатлар турында сөйләшәбез.

Барысы да бер төрле формадагы, буе белән генә аерылып торучы җитди карашлы бу малайлар үз алдына максат куйган һәм зур ныкышмалык белән аңа таба атлый. Сугышчан рухта булулары да бер дә гаҗәп түгел. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки тай боксы – җитди спорт, монда куллар да, аяклар да, баш та мөһим.

 – Минем Җәлил исемле укучым бар, аңа әле сигез генә яшь, – дип сөйли елмаеп Илмир стадионга барышлый. – Әле аңа алты гына яшь булганда мин аннан: “Үскәч кем булырга телисең?” – дип сораган идем, ул, бер секунд та уйлап тормыйча, “Дөнья чемпионы!” –  диде.

Чыныгырга – вакыт кирәк

Илмир өчен тренерлык эше – волонтерлык кебек кенә. Үзе ул газ эшкәртү предприятиесендә эшли, чөнки инде ике балалы кешегә гаиләсен туендырырга кирәк бит. Малайларны эштән буш вакытта шөгыльләндерә. Бу эш аның өчен акча эшләү юлы түгел, ә күңел таләбе.

Илмир күнекмәләр үткәрү өчен вакытын жәлләми. Атнага дүрт-биш тапкыр, вакыты булганда хәтта ял көннәрендә дә җыелалар. Малайлар һич тик тормыйлар: турникта күтәреләләр, тренажерларда мускулларын ныгыталар, төрле күнекмәләр эшлиләр.

Җылы көннәрдә  Илмир Камил улы малайларны “Нефтьче” стадионына яки якындагы урманга алып китә – саф һавада, җәяү йөрү үзе үк файда бит.

– Үземнән беләм, күнекмәләр вакытында алган тәҗрибә тормышта һичшиксез кирәгәчәк. Алар үз алларына зур максатлар куярга курыкмыйлар, Башкортстан беренчелегендә җиңәргә, Русия чемпионатында катнашырга  телиләр. Безнең бу спорт төрендә кеше физик яктан гына түгел, рухи яктан да үсешә, ныгый. Ә бу сыйфатлар спортта гына түгел, ә укуда һәм эштә дә бик кирәк.

Бүген тренер Архип Вольвич, Ярослав Решетников, Илья Дмитриев, Җәлил Йосыпов, Даниэль Назаровның уңышлары белән горурлана ала. Алар республикада үткәрелгән төрле турнирларда җиңеп чыккан яки призлы урыннар алган.

Яшь спортчылар тренерлары киңәшен һәрвакыт истә тота, һичнәрсәдән дә куркып тормыйлар, чөнки алар кечкенәдән рухи яктан чыныгу ала, ә спорт алар өчен зур этәргеч.            

Гөлнара Мурзина.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: