Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июнь 2022, 10:00

Эшең күңелеңә хуш килсә

Бүген еш кына фермерлык картая, хуҗалыкларны тапшырыр кеше юк, дип сөйлиләр һәм язалар, күпләрне шау-шулы шәһәр тормышы, эре компанияләр җәлеп итә. Шуңа да карамастан, җирдә эшләргә ярата торган яшьләр бар әле. Сабантуй алдыннан  без аларның берсе – фермер Денис Шахов турында сөйләргә телибез.

Эшең күңелеңә хуш килсә
Эшең күңелеңә хуш килсә

Денис һөнәре буенча – электрик, Бәләбәйдә яши. 2017 елда, әтисе белән киңәшеп, Өсән-Иваново авылында фермер хуҗалыгы оештырган. “Мин бит авылда үстем, балачактан авыл хезмәте белән таныш, шуңа күрә күңелгә хуш килгән эш белән шөгыльләнәсем килде”, – ди ул. Ә бала чактан ук җирдә эшләүнең нәрсә икәнен белгән кеше бернәрсәдән дә курыкмый, авырлыкларга да әзер. Хәер, һәрвакыт яңа эшне башлап җибәрү җиңел түгел, ә монда – игенчелек, ул синең теләгеңә һәм максатчанлыгыңа гына бәйле түгел. Һава шартлары, кадрларның булуы мөһим роль уйный. Боларның барысы да егетне куркытмады. Җитмәсә, эштә таянырлык кешеләр дә бар: әтисе гел янәшәдә генә, туган-тумачалары да Ырынбур өлкәсендә фермерлык белән шөгыльләнә.  Кыскасы, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәргә әзерләр.

Бүген үсемлекчелек белән шөгыльләнүче “Өсән” җәмгыятенең гомуми җир мәйданы – 2 000 гектар. Быелгы коеп яуган яңгырлар, әлбәттә, сабан культураларын чәчүгә комачаулады. Әмма һәр аяз көнне ике сменада эшләп, хуҗалык оптималь срокларда чәчүне тәмамлый алды. Бодай 300 гектар мәйданда чәчелгән, көзге культуралар – 650, рапс – 320 гектар. Быел Денис тәҗрибә рәвешендә горчица да чәчеп карарга булды, аны сидерат рәвешендә кулланырга планлаштыра. Хәзерге вакытта туфракта дым җитәрлек, игеннәр бер-берсе белән ярыша-ярыша үсә.

Авыл хуҗалыгын заманча техникадан башка алып бару мөмкин түгел. Безнең фермер аны ничек тәэмин итә? Бу яклап та хәлләре начар булып чыкмады. Аның хуҗалыгында иске булса да  Т-150, К-700 тракторлары бар. Шуңа өстәп,  лизингка яңа “Кировец-739” һәм “Амазона” чәчү комплексы сатып алган, үз акчасына тагын “Беларус-82.1” тракторы китерткән. Болардан тыш, тагын яңа культиватор, дискаторы да бар әле. Болардан чыгып, димәк, егет алдагы тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлый, дип әйтеп була.

– Нәрсәдер уңышлы килеп чыкса, ошый, – ди ул, – бердәнбер проблема – механизатор кадрлары җитмәү.

Нигездә, ул районның күпчелек хуҗалыкларында күзәтелә. Әмма фермер Денис Шахов якын арада кадрлар кытлыгы мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш дип өметләнә.

Зөлфия Гарифуллина.

Елена Петрова фотосы.

Автор:Габдулла Вафин
Читайте нас: