Барлык яңалыклар
Ижад
10 февраль 2017, 14:17

Икеләтә дәрт-теләк белән

Рассвет авыл Советы авыл биләмәсе тер-риториясендә бер-бер артлы өч гражданнар җые-ны узган, анда халык Урындагы башлангычларга ярдәм программасына карата тәкъдимнәрен белдергән.

Рассвет авыл Советы авыл биләмәсе тер-риториясендә бер-бер артлы өч гражданнар җые-ны узган, анда халык Урындагы башлангычларга ярдәм программасына карата тәкъдимнәрен белдергән.



– Иң башта халык-тан сорау алдык, – дип аңлата авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Татьяна Галиева. – Аннары авыл клубында гомум җыелыш узды. Фикер алышу кызу барды. Ике тәкъдим булды: балалар шәһәрчеген төзекләндерү һәм Светловка авылында юлга ком-таш салу.
Авыл халкы авыл биләмәсе һәм район хакимиятләренә юл мәсьәләсе белән берничә тапкыр чыккан. Былтыр светловкалылар бу башлангычны гамәлгә ашыруга тәкъдим ит-кән булган. – Бераз эшләп җиткермәдек, – дип аңлата Татьяна Анатольевна, – кешеләр тиешле акчаны җыеп бетмәде, чөнки мәгълүмат эше сүлпән алып барылды. Быел хаталарны исәп-кә алдык һәм хәзер икеләтә дәрт-теләк белән бу юнәлештә эшлибез.
Әйтергә кирәк, ике көнүзәк проекттан биләмәдә яшәүчеләр юлларны тәртипкә китерү яклы булды. Өстәвенә яхшы баш-лангыч бар! Үзәк урамда яшәүчеләр ел буе юлны юнәтү өмәләре уздырган, моның өчен үз акчаларына ике трактор арбасы ва-тылган таш сатып алганнар, үзләре тө-еп тигезләгәннәр.
Җыелышта ППМИ кысаларында проектны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча карар ка-бул ителде. Анда БР Фәннәр ака-демиясенең Проект үзәге консультанты Рәфил Асылгуҗин, Бәләбәй муниципаль районы Советы секретаре Артур Садыйков, МР депутаты Рамил Шафиков һәм авыл биләмәсе депутатлары Гүзәл Арсланова белән Андрей Акимов, МР хакимиятенең төзелеш бүлеге на-чальнигы Наталья Муратханова катнашты.


БХ Белешмәсе:
Җыелыш карары буенча, әлеге проектны гамәлгә ашыруга халыктан җыелган ак-ча 15 процент тәшкил итәчәк.
Читайте нас: