Барлык яңалыклар
Ижад
24 октябрь 2018, 12:23

Көзге урман әйди үзенә

“Булды! Бүгеннән башлап сәламәтлек сукмагына чыгам” – катгый карарга киләм һәм тавык чүпләсә дә бетмәс өй мәшәкатьләрен ташлап, урманга юнәләм.

Көзге урман әйди үзенә
Алсу Шәрипова
(этюд)
“Булды! Бүгеннән башлап сәламәтлек сукмагына чыгам” – катгый карарга киләм һәм тавык чүпләсә дә бетмәс өй мәшәкатьләрен ташлап, урманга юнәләм.
Үтсә, ярты сгать үтәр! Сәгать дигәннән, үләннәр блән дәвалаучы бер врач: “Сезгә ничә яшь, сезгә шулкадәр минут саф һавада йөрергә кирәк”, – дип киңәш бирә. Димәк, ярты сәгать кенә аз минем өчен. Тә-әк, Сәламәтлек сукмагының озынлыгы – 2600 км, “самый раз” була түгелме? Исәп-хисап өзеп, ниһаять, урманга!
Әй-й, быелгы көз үзенә гашыйк иттерде ләбаса! Ерып чыккысыз пычрагы да, пыскаклап яуган тәмам ялкыткан яңгырлары да, җәйге матурлыкны бер төндә юкка чыгаручы каты кыраулары да булмады. Ә көзнең бар матурлыгы гүя нәкъ урманда. Сап-сары яфраклар белән бизәлгән, урыны-урыны белән чит-читләре яшкелт мүк белән каймаланган сукмактан атлаганда үзеңне нимфа – урман сылукае итеп тоясың. Монда җил дә исми, ул, сабыен башыннан сыйпап йоклаткан ана кебек, агач башларына кагылып үтә дә сак кына тирбәтеп, яфракларны аяк астына китереп сала. Кышка, кышкы йокыга әзерли ул шулай. Чатнама салкыннарда туңа күрмәгез, хәер, барыбызга да кышны имен-аман чыгарга язсын, дип телим, өем-өем болытлар каплаган күккә карап... Әле тын гына торса, колакка саклар шул яфракларның җилфер-җилфер генә тавыш чыгарып жиргә төшүен дә ишетә ала хәтта. Күкрәк тутырып салкынча һаваны сулыйм. Зиһен яктырып киткәндәй була, тәннән рәхәт калтырану үтә! Үзе салкын, үзе җылы! Мизгел белән мизгел алышынганда гына шулай буладыр ул. Чикәләр алусулана, кәеф күтәрелгәннән-күтәрелә, үзеңнән-үзең елмаясың.. Монда үзенә башка бер илаһи мохит, тынлык. Кешеләр дә аны бозарга кыймый: бер-берсе белән шым гына сөйләшә, хәтта шым гына көлешә, ара-тирә балаларның тавышлары гына яңгырап китә.
Тагын бер нәсәгә игътибар итәм: исемдә, унбиш еллап элек бу сукмакта кемнедер очрату сирәк күренеш иде. Әле урман тулы кеше! Шуңа шатланам. Ниһаять, халык борынгылар әйтә килгән “хәрәкәттә- бәрәкәт” булуын аңлый, телевизор-компьютердан башка да дөнья барлыгын күрә башлады. Заманында шәһәр читендәге урманда Сәламәтлек сукмагын эшләткән “Автонормаль” заводының беренче директоры Марс Әмировның алдан күрә белүчәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Урыны җәннәттәдер, күпме кеше хәзер аны мактап телгә ала, рәхмәт укый.
Чыннан да, бер сәгать тә үтмәде, шушы кыска гына вакыт аралыгында икенче бер дөньяга эләгеп, ару-талуны онытып, рәхәт чигеп, өйгә дәрман алып, күңелем күтәрелеп кайтты...
Көзге урманның күңеле киң, барсын үзенә әйди!
Читайте нас: