Барлык яңалыклар
Ижад
26 октябрь 2018, 12:33

Бездә көзләр

Бездә көзләр яктыдан да якты:Кояш мулрак сибә нурларын.Капка төптә озатып карап калаӘбекәйләр сөю туйларын.

Бездә көзләр яктыдан да якты:
Кояш мулрак сибә нурларын.
Капка төптә озатып карап кала
Әбекәйләр сөю туйларын.
Бездә көзләр матурдан да матур:
Көзге чәчәкләрнең үз яме,
Уйга батып аккан елгаларның,
Челтер чишмәләрнең үз гаме.
Бездә көзләр юмарттан да юмарт:
Ишелеп уңды бакча җимеше;
Вакытында яуган яңгырлары,
Җиле – барсы Ходай бирмеше.
Бездә көзләр гүя тирән моңлы
Сонатасы гомерем көзенең.
Соңгы аккорды да безнең көздәй
Булсын иде гомерем көенең.
***
Китәләр…
Хушлашып,
Торналар юл алды.
Болытка эленеп
Һавада моң калды.
Яңгырга кушылып,
Моң ява күкләрдән,
Учыма җыям да
Моң эчем төннәрдә.
Киткәннәр сагышы…
Торналар тавышы…
Җанымнан үтә күк
Гомерләр агышы.
Зәйфә Салихова
Читайте нас: