Барлык яңалыклар
Ижад
2 ноябрь 2018, 13:44

"Сәхибҗамал" кызлары

Алар дөньяда бер генә,Сокландырмый кемнәрне! Алар – милләт бакчасыныңМәңге шиңмәс гөлләре.

Зәйфә Салихова
Бәләбәй «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары һәм шәхсән үземнең исемнән
Башкортстан татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” оешмасының 2018 елның 31 октябрендә узачак зур җыены уңае белән аның җитәкчесе Динә апа Морзакаевага, милләтпәрвәр әгъзаларына
“Сәхибҗамал” кызлары
Алар дөньяда бер генә,
Сокландырмый кемнәрне!
Алар – милләт бакчасының
Мәңге шиңмәс гөлләре.
Тормыш карурманнарында
Адашмый торганнары;
Адашмаска башкаларга
Туры юл корганнары.
Төннәрдә шигырь утында
Сызланып янганнары.
Исемнәрен ташка түгел,
Йөрәккә язганнары;
Яктылык нурлары чәчә
Күркәм эш-гамәлләре;
Җылы сүз илтә җаннарга
Ихласлык каләмнәре.
Суда батмый, утта янмый –
Шундый алар, чаялар.
Туган телне хәтәрләрдән
Гел ышыклап баралар.
Сабыр, тыйнак һәм гыйлемле –
Асылның асыллары.
Андыйлар ул самородок –
Алтынның алтыннары.
Алар белән дөнья ямьле,
Заман мәрхәмәтлерәк;
Алар булганга, чын менә,
Яшәү мәхәббәтлерәк.
Аларга тиң түгел хәтта
Зәңгәр күк йолдызлары.
Алар – без, халык яраткан
“Сәхибҗамал “ кызлары!
“Сәхибҗамал” кызлары!
28 октябрь, 2018 ел.
Читайте нас: