Барлык яңалыклар
Ижад
23 ноябрь 2018, 17:01

Әниләр күңеле

Әниләр күңеле – Изгелек елгасы,Ярларга сыймыйча ул ага.Шул елга суларын кушучлап эчкәннәр,Шул елга суында юынып үскәннәрИзгелек кылырга юл ала.

Әниләр күңеле – Изгелек елгасы,
Ярларга сыймыйча ул ага.
Шул елга суларын кушучлап эчкәннәр,
Шул елга суында юынып үскәннәр
Изгелек кылырга юл ала.
Әниләр күңеле – Игелек басуы,
Башаклар чайкала җилләрдә.
Шул басу исләрен кушучлап эчкәннәр,
Шул басу икмәген гел ашап үскәннәр
Ашыга игелек эшләргә.
Әниләр күңеле – Мәрхәмәт дөньясы,
Тирбәтә яшәүне куйнында.
Шул дөнья яктысын кушучлап эчкәннең,
Шул дөнья сөюен гел татып үскәннең
Җылыту Җир шарын уенда.
Зщйфщ Салихова
Читайте нас: