Барлык яңалыклар
Ижад
7 декабрь 2018, 12:42

Мин кулыма каләм алам

Бәләбәй татар гимназиясе укучылары иҗаты

Бәләбәй татар гимназиясе укучылары иҗаты
Яңа елга бүләк
Тиздән җитә Яңа ел,
Көтәм аны ел буе.
Була анда бүләкләр –
Яратам Яңа елны.
Уянам Яңа елда
Иртәнге сәгать дүрттә.
Карыйм чыршы астына –
Зур бүләк ята анда!
Ике шайба,бер клюшка
Ята чыршы астында!
Зур рәхмәт Яңа елга,
Карсылу, Кыш бабайга!
Наил Мөхәмәтов,
4б класс укучысы.
Саф һава
Тышта кояш елмая,
Бигрәк тә саф һава.
Урамга чыккач рәхәт,
Күңелгә нурлар ява.
Ирина Суфиянова,
4б класс укучысы.
Безнең класс
Безнең класс бик дус,
Һәр эштә дә бердәм без.
Бергә-бергә эшлибез,
Аннары ял итәбез.
Өйрәндек күп такмаклар,
“Әпипә” биюен дә.
Бөтен һөнәребезне
Күрсәттек “ Аулак өй”дә.
Регина Тимофеева, 4 б класс укучысы.
Минем дустым
Минем дустым – Ирина,
Без аның белән классташ.
Бик яратам мин аны,
Без аның белән – дусташ.
Алсу Ногыманова, 4б классы укучысы.
Әзерләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Люзия Нәзир кызы Фәттахова.
Читайте нас: