Бэлэбэй хэбэрлэре
-4 °С
Болытлы
ВК
Телеграм
Террорга каршы
Тат
Рус
Баш
Барлык яңалыклар
Ижад
19 декабрь 2018, 18:01
Әйдә киттек аулак өйгә!
Әйдә киттек аулак өйгә,Аулак өйдә күңелле!Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,Күтәрербез күңелне.
Әйдә киттек аулак өйгә!
Әйдә киттек аулак өйгә,
Аулак өйдә күңелле!
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күтәрербез күңелне.
Анда кызлар! Ул егетләр!
Анда Яшьлек уртада.
Үзе белән бер әйләник,
Парлап чыгып уртага.
Такмакларның төрттергәне
Җырлана аулак өйдә.
Бии кызлар ут чәчрәтеп,
Иң дәртле, җитез көйгә.
Кунакка килгән чибәр кыз
Егет күңелен җилкетә.
Ә кызларның күңелләре
Тик гармунчы егеттә.
Сөю ялкыны кабына
Кыз-егет йөрәгендә.
Пожарник та сүндерәлми,
Юк аның кирәге дә.
Телеңне йотарлык була
Аулак өйнең бәлеше.
Бәлеш пешергән оста кыз
Кемнең булыр кәләше?
Әниләр белән әтиләр
Аулак өйдә танышкан.
Балалары бәхетенә
Гомерлеккә кавышкан.
Без дә барыйк Аулак өйгә,
Онытылмасын Аулак өй.
Таныштырсын, табыштырсын,
Кавыштырсын аулак өй.
Зәйфә Салихова.
10.12.2018.
Читайте нас:
Новости партнеров
Владимир Путин поздравил жителей Башкирии и её столицы с 450-летием Уфы
Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде
Өфө форумды лайыҡлы ҡабул итә