Барлык яңалыклар
Ижад
28 декабрь 2018, 16:51

Тик “Бишле”гә!

Яңа ел – гүя бер дәфтәр...Өч йөз алтмыш биш битле.Һәр битенә язган эшкәКуярлык булсын бишле!

Зәйфә Салихова
Тик “Бишле”гә!
Яңа ел – гүя бер дәфтәр...
Өч йөз алтмыш биш битле.
Һәр битенә язган эшкә
Куярлык булсын бишле!
“5”легә генә укысын
Мәктәпләрдә балалар.
Киләчәккә өметебез,
Ышанычыбыз алар.
“5”легә генә укытсын
Укытучы апалар;
Матур тәрбия бирсеннәр
Сабыйларга аналар.
“Бишле”гә кыр уңганнары
Чәчсен, уңыш алсыннар;
Ипине һәммәсе кулга
Рәхмәт әйтеп алсыннар.
“Бишле”гә әйдә тырышсын
Һәр тармак эшчеләре:
Уңай шартлар, ямь алардан
Тора бар кешеләрнең.
Тәти сүзе түрәләрнең
Эшеннән аерылмасын;
Берәүләр билен кысканда
Елгырлар баемасын!
Берәүгә – әлбә, берәүгә
Сыек үрә булмасын!
Депутат әфәндекәйләр
Күз йомып утырмасын!
“Ике”лелек эш-гамәлләр
Яңа елда үрчетмик.
Иске елда торып калсын
Гаделсезлек, хөсетлек.
Һәр күңелдә, һәр гаиләдә
Булсын сөю-сәгадәт.
“Бишле”лек яшик барчабыз
Яңа елда, җәмәгать!
Читайте нас: