Барлык яңалыклар
Ижад
11 гыйнвар 2019, 11:53

АЕТ АВЫЛЫНДА

Патриот-шагыйрь Фати х Кәримнең тууына 110 ел

Патриот-шагыйрь Фати х Кәримнең тууына 110 ел
АЕТ АВЫЛЫНДА
Бу авылда туган Фатих Кәрим!..
Кочагында үскән, сыенып;
Җире күкрәгеннән бәреп чыккан
Чишмә моңнарында коенып.
Егет булган монда,
шигъри җанлы,
Күңеленә күчкән җырлары;
Окопларда шигырь язган чакта
Бергә булган арыш кырлары.
Авылыннан киткән… Кайтыр өчен,
Кайтыр өчен мәңге яшәргә;
Еллар аша үлмәс сүзе белән:
«Матур яшәгез!» – дип дәшәргә.
Бу авылда мәңге яши Фатих,
Халкы йөрәгендә исеме;
Һәр икенче малай монда – Фатих,
Я булмаса Кәрим исемле.
… Урамыңнан атлыйм.
Саумы Ает!
Күрергә дип сине җан аттым.
Яшәткәнең өчен шагыйрь рухын
Күргәнче үк сине яраттым.
Яраттым да, Ает, килдем сиңа
Баш ияргә, Шагыйрь авылы.
Фатих Кәрим үзе туган синдә!..
Били мине хисләр давылы.
Горур ана кебек горур авыл,
Басып торам менә каршыңда.
Тылсымың бар, бугай, Фатих кебек
Әсир мин дә шигъри ялкында.
Әсир мин дә шигъри ялкында.
Зәйфә Салихова
Читайте нас: