Барлык яңалыклар
Ижад
2 февраль 2019, 13:26

Гәзит укучылар иҗаты. Бәләбәй бәете

Бисмилла диеп башлыймын бу бәетнең башларын. Бәләбәйне белмәсәгез,таныштыра башлармын.

Бәләбәй бәете
Бисмилла диеп башлыймын бу бәетнең башларын.
Бәләбәйне белмәсәгез,таныштыра башлармын.
Бәләбәйнең даны чыккан чуашлар шәһәре дип,
Тарихларда язылганга ышанырга кирәк бит.
Чукындырылган чувашлар Явыз Иван кулыннан,
Бәләбәй диеп аталган елга буена сыенган.
Тарихларда һәлакәтләр, фаҗигалар күп булган,
Бәләбәйнең тарихы да бәет язарлык булган.
Бәләбәйнең калкулыгы иркен икән, киң икән,
Татары да, башкорты да бу җирләрне үз иткән.
Тарихның мең дә җиде йөз сиксән берендә
Бу калага Кәтеринә икенче өяз исеме биргән.
Бакыр эретү завутларын Кәтеринә төзеткән,
Байлыгын гел ташып торган, халыкны бик кимсеткән.
Өсән дигән авылында алтынын да тапканнар,
Анда эшләгән халыкны соңгарак юк иткәннәр.
Тикшерү килә дигәчтен, беркем белмәсен өчен,
Халкын келәткә япканнар, тереләй яндырганнар.
Бу бәетне язган чакта күздән ага яшьләрем,
Күпме кешеләр табалмый нәселенең эзләрен.
Бәләбәйнең җирләреннән үткән Пугач яулары,
Шул яуларда башын салган халкының күп саннары.
Баш күтәргән чуашларның җыеп алып барысын ,
Куып җибәргәннәр икән бер читенә каланың.
Куркытырга патшадан дип уртасына каланың
Таштан мәңге җимерелмәслек төзеткәннәр өтермән.
Бәләбәйнең калкулыгы биек микән, зур микән,
Өтермәннең ишекләре тимер микән, нык микән.
Бу калага барган юллар бер төшә дә бер менә,
Өтермәнгә ябылганнар шунда кала мәңгегә.
Бәләбәйнең базарында нәрсә саталар икән,
Газиз башлар бер китсәлә, кире кайтмыйлар икән.
Менә шундый язмышларны кичергән кала халкы,
Алдагысын белеп булмый, ни көтә тагын аны?
Бу бәетне язган чакта кичердем тетерәнү,
Газиз халкым гомере өчен йөрәгемдә зур әрнү.
Бәләбәйне үткән чакта, димәгез, гади кала,
Халкының ачы язмышы тарихта языла, кала.
Люзия Фәттахова. Бәләбәй шәһәре.
Читайте нас: