Барлык яңалыклар
Ижад
7 февраль 2019, 14:03

Чишмәләр җыры – хисләр ташкыны

Кадерле дуслар!Унҗиденче шигъри яз алдыннан төбәкара “Илһам чишмәләре-2019” шигърият фестивале янә чәчкә ата!

Кадерле дуслар!
Унҗиденче шигъри яз алдыннан төбәкара “Илһам чишмәләре-2019” шигърият фестивале янә чәчкә ата!
Бу – кадерле һәм моңлы рус, башкорт, татар һәм чуваш телләрендә иҗат иткән төрле яшьтәге шагыйрьләр бәйрәме! Бәйрәм танылган шагыйрьләрнең һәм яшь каләм тибрәтүчеләрнең бәйрәме. Җанлы сүз фестивале Башкортстан Республикасының һәм Русиянең төрле тарафларыннан шагыйрьләрне берләштерә.
Республикабызның тугандаш халыклар шигърияте ныклы мәдәни һәм дуслык бәйләнеше, милли иҗат үсеше, милли йолаларны саклау, дуслыкны ныгыту өчен мәрхәмәтле җирлек. Шигърият фестивале – ул яшь талантлар, рухи-әхлаки юнәлеш өчен “очыш алу”, аңа Башкортстстанның күренекле мәдәният хезмәткәрләре – язучы Мостай Кәрим, патриот-шагыйрь Фатих Кәрим һ.б. нигез салган.
XVII Төбәкара “Илһам чишмәләре-2019” шигърият фестивален оештыручылар – БР Бәләбәй муниципаль районы хакимияте, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Язучылар союзы.
Конкурс ике этапта уздырыла.
Беренче этап – 1 февральдән 1 мартка кадәр. Гаризалар һәм иҗади эшләр кабул ителә.
Икенче этапта түбәндәге номинацияләр буенча лауреатлар (гран-при, бер беренче, ике икенче һәм өч өченче урыннар) һәм дипломантлар билгеләнә:
* “Шагыйрь һәм заман (рус, башкорт, татар һәм чуваш телләрендә язган авторлар өчен аерым 4 номинация);
* “Туган якның гүзәллеген мәңге күреп туймамын” (Башкортстан Республикасының 100 еллыгына арналган);
* “Заман саклый алтын фикерләрне...” (Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга карата);
* “ Бар дөнья – театр, без барыбыз – анда ирексездән актерлар...” (РФта Театр елына карата);
* “Фестиваль ачышы”;
* “Заман башка, заң башка” (яшьләр шигърияте);
* “Мәхәббәт – ул шундый изге хис”;
* “Бу көннәрнең даны сүрелмәс” (Бөек Ватан сугышында халык каһарманлыгын данлаган авторлар өчен);
* “Яратырга, ышанырга һәм яшәргә” (яшәү мөмкинлекләре чикле авторлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен);
* “Балалар өчен язам”;
* “Канат куйды миңа фестиваль”;
* “Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” (Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга карата).
Икенче этап нәтиҗәләрен карап, жюри игълан ителгән барлык номинацияләр буенча урыннар бирмәскә мөмкин. Икенче этапны узган катнашучыларны оештыру комитеты фестивальнең өченче этабында катнашырга чакыра.
Фестивальнең оештыру комитеты катнашуга заявкаларны һәм иҗади эшләрне урындагы жюриның (газеталар редакцияләренең, әдәби берләшмәләрнең) тәкъдим итү хаты белән кабул итә, анда шагыйрь турында мәгълүматлар булырга тиеш: тематика, иҗат үзенчәлеге, рекомендацияләр һ.б. Авторлар мотлак күрсәтергә бурычлы: исем-фамилия, әтисенең исеме, яшь, һөнәр, паспорт мәгълүматлары, социаль номер, страховка пенсия таныклыгы; фоторәсем жибәрергә.
Заявкаларны оештыру комитеты мондый адрес буенча кабул итә: 452000, Башкортстан Республикасы, Бәләбәй шәһәре, Кече Тугай урамы, 53а, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы редакциясе.
Электрон почта (e-mail):[email protected]
Телефоннар: (34786) 3-23-02, 3-17-02, 3-42-67, 4-23-58, 4-09-25.
Уңышлар һәм иҗади җиңүләр телибез! Сездән эшләр көтәбез!
Фестивальнең оештыру комитеты.
Читайте нас: