Барлык яңалыклар
Ижад
19 февраль 2019, 18:30

Көлдерә дә, уйлата да

Сатирик шагыйрь Камил Фазлыйга 70 яшь

Камил Фазлый
Чүкелгән чалгы чыңыннан
Җаныма шифа табам
Җаныма шифа табам
Авыл баласы мин. Монда Көн күргән ата-бабам, Авылдашлар-табындашлар, Җаныма шифа табам.
Кашка атым пошкыргалап Көн буе тарта сабан. Ялларыннан сыпыргалап, Җаныма шифа табам.
Кырмыскадай бездә халык,Җигелә җәйгә табан.Чүкелгән чалгы чыңыннанҖаныма шифа табам.
Җәй бүләген – җир җиләгенАвызга өзеп кабам.Мәтрүшкәле чәйләр эчеп,Тәнемә шифа табам.
Көзләр җиткәч, кершән ягып,Орлыгын чәчә чаган.Оныкларыма куанып,Җаныма шифа табам.
Кешелек
Фани тормыш агышынаБеттем димә төшенеп.Яшәешебез яхшыра,Алга бара кешелек.
Космик корабларда оча,Уемда юк төчелек.Башка планеталарга даАяк басар кешелек.
Әгәр Җирдә эчәр суларБетә калса эчелеп,Ясалма су уйлап табарКомпьютерлы кешелек.
Көтмәгәндә җир астыннанАтса вулкан тишелеп, – Нишләргә? – дип аптырамас,Ямап куяр кешелек.
Җир тетрәсә, тайфун купса,Төшсә таулар ишелеп,Табар уйлап бер әмәлен,Бирешмәс һич кешелек.
Берәү эссегә мәлҗери,Берәү яши өшенеп.Чүллекләрдә, Арктикада – Һәр тарафта кешелек.
Закон чыгара түрәләр,Маңгайлары бүселеп.Миллионлаган карарларҮтәп яши кешелек.
Шушы хакта уйлап-уйлап,Башым бетте шешенеп.Әмма ләкин күпме уйлап,Булмый һич тә төшенеп:
Очып үтә корт өереЧикләр аша күченеп.Ник яшәми табигатьтәйКысаларсыз кешелек?!.
Табиб белән бәхәс
Табиб әйтә: – Саулыгыңны сакла,Тормышыңны үзгәрт бүгеннән.Беркемгә син берни тиеш түгел,«Тиешмен»не ташла иңеңнән!
Ничек булсын ташлап?! ЮккамыниХодай мине Җиргә китергән?!Карынында йөртеп әнкәй тапкан,Чыныктырып әткәй үстергән.
Белем биргән күпме остазымныңЫшанычын тиеш акларга,Бүгенгене тиеш төзешергә,Чал тарихны язып сакларга!
Ярдәм кылып ярдәм сораганга,Тота калып ярдан очканда,Кулдан килгән кадәр кулның көченҖигәм эшкә, җаным кушканга.
Табиб туган! “Тиеш”ләрне атсам,Кала миннән дөнья имгәге.Кемгә хаҗәт тигез җирдә бүсеп,Абындырган балчык түмгәге?!.
Тигез җирдә түмгәкләнүемнеКабул итмәссеңдер, мөгаен.Мохтаҗларга файдам тисә икән,Ялгызлыктан сакла, Ходаем!
Ай-тавык
Баксам күккә, йолдыз – тары,Чәчелгән галәм буйлап.Җил каулый төнге болытны,Камчысы белән уйнап.
Ә ярым ай – ап-ак тавык,Түшкәе генә сары.Болытларның арасыннанИелеп чүпли тары.
Кетәклектәге әтәчнеңБер күзе ярым ачык.Ай-тавыкны күзәтә ул,Кәпәчен кырын басып.
*** Яшь гомерләр бик тиз үтәләр, Яшь көенчә килә каласы. (Җырдан).Тулы озын гомер яшәргәТуа җиргә адәм баласы.Егермегә җитәр-җитмәстәнАла җанын сугыш алласы,
Әфганында, чечен җирендә,Сириядә – гарәп илендә.Теләк уртак окоп төбендә,Корал тоткан солдат телендә:
– Туган илгә исән кайтыргаМөмкинлек бир, сугыш алласы!Җан киселеп, чит-ят җирләрдәЯшь көенчә килми каласы!!!
Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: