Барлык яңалыклар
Ижад
21 февраль 2019, 17:13

Шатлыгым теле бүген

Халыкара Туган телләр көнендә Туган телгә бер шәлкем шигырь

Туган телем
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел – вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы төсле саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,
Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
Исраф булмас ул сүзләрең миндә.
Җыры булыр алар киләчәкнең.
Әйтә алмыйм әле – ул сүзләрдән
Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтмам, туган телем, синнән
Алып торган асыл сүзләремне
Роберт Миңнуллин.
***
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Хәсән Туфан .
Ике канат
Туган телем күп еллардан бирле
Чәчәк ата йөрәк түремдә.
“Әнкәй” дигән иң беренче сүзне
Мин әйткәнмен татар телендә.
Гашыйк булган сымак юлда егет
Җилдән җитез чапкан атына;
Мин гашыйкмын сиңа, туган телем,
Син чын байлык минем зәүкыма.
Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә килгән ерактан.
Шушы телдә бәхет теләп илгә,
Җырларымны миргә яңратам.
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый.
Заман миңа:“Югарыга мен!” – дип,
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – татар теле,
Икенчесе – бөек рус теле
Әхмәт Ерикәй.
Туган тел хакында
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип
Күзләреңә яшьләр тыгылыр -
Туган телең әнә шул булыр!
Зөлфәт.
Читайте нас: