Барлык яңалыклар
Ижад
6 март 2019, 12:34

Авторларның әйтер сүзе бар

Шигырь... Ул – сүз куәте, ул төпле фикер, ул хис-тойгылар ташкыны...Олысын да, кечесен дә кулына каләм алырга мәҗбүр иткән серле сер.

Үз гомерендә һич югы бер генә мәртәбә булса да шигырь язып карамаган кеше бармы икән? Ә менә шигырь сердәшенә, яшәү мәгънәсенә әверелгән, дөньяга әйтер сүзен шигырь теленә әйләндергән күпләр шигырь конкурсында да теләп катнаша.

Бу көннәрдә электрон почта аша да, хатлар белән дә Бәләбәйдә унҗиденче мәртәбә үткәреләчәк “Илһам чишмәләре” шигърият фестиваленә Башкортстанның төрле тарафларыннан шигырьләр килә.

Сезне ике авторның иҗаты белән таныштырабыз.


Рәзиф Зөбәеров


Рәзиф Әдһәм улы улы Зөбәеров Борай районының Әҗәк авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәп тәмамлаганнан соң Уфада һөнәри училищеда белем ала. Хәрби хезмәттән кайткач Агыйдел, Бөре, Пермь шәһәрләрендә төрле вазыйфаларда эшли. Бүгенге көндә Уфада “Мирас” ширкәтендә хезмәт итә.

* * *

Үзем булып калам, өйрәтмәгез.

Өйрәтергә була аюны.

Җиңелү дип көлеп карамагыз

Тормыш бозларында таюны.


Үз халәтем үзем генә беләм.

Хәер, тагын әнкәм тоядыр.

Минем җаным эзләнүләр аша

Сораулардан шигырь коядыр.


Иң шәбе чыгар әле!


Атта чабам, атлар парлы,

Ә мин ялгыз чанада.

Шулай булгач хәлләремне,

Дустым, үзең чамала.


Атлар ыргый ап-ак кардан,

Чанадан эзләр кала.

Авылларда матурлар юк,

Кызларны йота кала.


Әй, атларым, туктамагыз,

Чаналар чыдар әле,

Насыйп итеп безгә дә бер

Кызлары чыгар әле.

Иң шәбе чыгар әле!


Бер...


Бер сөйләшер өчен зар-интизар,

Бер карашка мәхрүм йөрәгем.

Бер шашынып сөеләсем килә,

Бер яратып карау теләгем.


Бер назлысы кайда йөри икән?

Бер сүрелгәч янып булырмы?

Бер абынгач, ярлар ташлап киткәч,

Бер үкенеч җанга кунырмы?


Бер аңлашыр өчен зур терәк,

Берне генә табу, дим, кирәк.



Саимә Ульмасова


Тумышы белән Бәләбәй районының Байморза авылыннан.

Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы. Бүгенге көндә Бакалы районының Яңа Балыклы авылында яши, узешмәкәр сәнгатьтә актив катнашып, узенең моңлы тавышы белән авылдашларын әсир итә. Табигатьтән бирелгән нечкә күңеле ярдәмендә тирә-якның сихри мизгелләрен шигырь юллары аша әйтеп бирә ала. Иҗатында туган як матурлыгын тасвирлау, бугенге ваемсызлык өчен әрнү Һәм балалар өчен шигырьләр зур урын алып тора.


Балалар өчен шигырьләр


Батыр куян


Кышкы зәҺәр суыкларда,

Күз ачкысыз буранда

Кыендыр куак астында

Җан саклаган куянга.

Туңган агач кайрысына

Үтмидер бит тешләре,

Өшидер колаклары да,

Агадыр күз яшьләре.

Юк бахырның качар җире,

Эзәрлекли барчасы:

Төлке, бүре, ябалагы,

Усал этле аучысы.

Куркак диләр, дөрес түгел,

Куян бит шундый матур,

Үзе җитез, узе чыдам,

Куркак түгел ул – батыр!


Кошчык


Адашканмы бала кошчык,

Әллә оча белмиме?

Әллә карыны ачканга

Әнкәсен ул эзлиме?

Кычкыра да тыңлап тора,

Карана як-ягына,

Урап килә кыек буйлап,

Кинәт канат кагына.

Тәпиләре нечкә генә,

Койрыгы да үсмәгән.

Күрәсең, ялгыз очалмый,

Әле ныгып җитмәгән.

Озак чыркылдады сабый,

Беркая китми шулай.

Берзаман бетте тавышы, –

Әнкәсе килде бугай.


Зәйфә Салихова әзерләде.




Читайте нас: