Барлык яңалыклар
Ижад
17 апрель 2019, 12:51

Тукай иҗаты

Бүген, 31 ел элек әдәбият һәм сәнгать көннәре үткәрелгәннән соң, беренче тапкыр Башкорстанда Татарстан көннәре башланды.

Бүген, 31 ел элек әдәбият һәм сәнгать көннәре үткәрелгәннән соң, беренче тапкыр Башкорстанда Татарстан көннәре башланды. Иртәгә Уфада “Нур” татар дәүләт театры алдында халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла.


Габдулла Тукай шигырьләре


Китмибез


Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

— Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.


Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:

Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.


Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;

Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!


Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;

Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер!


Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?

Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?


Без күчәрбез, иң злек күчсен безем әмсарымыз,

Һәм дә кайтсын монда үткәргән безем әгъсарымыз.


Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл;

Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (Гыйззе вә Җәл).


Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт — хөр Русия!

Тиз генә кузгалмыйбыз без, и гөруһе русияһ!1


Ап-ачык бу бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада:

— Если лучше вам, Туда сами пожалте, господа!2


(1907)

________________________________________

1 Русияһ — кара йөз димәктер (фарсыча). (Г. Тукай искәрмәсе)

2 Сезгә яхшырак булса, үзегез шунда рәхим итегез, әфәнделәр.

Тәклиф итү — катгый рәвештә тәкъдим итү.

Сәкарь — тәмуг.

Әмсар — шәһәрләр.

Әгъсар — гасырлар буенча үткән еллар.

Гыйззе вә Җәл — кодрәтле һәм шанлы.



Әхлаксызлык


Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,

Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.

Тик хәзер, йөз сумны урлап килгүче угъры кеби,

Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без,

Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,

Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без.


Ваксынмыйм


Син үзеңчә изге эш эшлим дигәндә халкыңа,

Әллә нинди былчырак баулар салалар гакълыңа:

— Бу заман шундый заман, дип, бу вакыт мондый вакыт,

Син үзеңне дөньяда безнеңчә йөрт, безнеңчә тот.

Мин сыялмыйм андый шартлар, фани дөнья вакътына,

Башны бөксәм — зур җинаятьтер олугъ җан хаккына.

Ашкынамын мин әбәл бетмәс урынга, мәнгегә.

Мәңгелеккә — мәңге рухлы, мәңге нурлы ямьлегә!

Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмак телим;

Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.

Вакътыны йөртер кешеләр ул заман миннән күреп,

Файдалансын шунда миннән сәгатен һәркем борып.


Әбәд — мәңге.
Читайте нас: