Барлык яңалыклар
Ижад
13 Май 2019, 12:52

Бу Җиңү көнендә...

Җирдә 74 нче Җиңү язы... 9 нчы май иртәсе шундый матур туды.


Җирдә 74 нче Җиңү язы... 9 нчы май иртәсе шундый матур туды.


Гадәттә бу көнне коеп яңгыр ява иде, ә бу юлы – чалт аяз. Туган якның җылы, саф һавасын сулап, якты кояш нурларында коенып, зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, “бәйрәмгә өлгердек” дигәндәй, ефәк яшелдән киенгән каен кызларына сокланып, еракларга яңгыраган бөек сугыш җырларын тыңлап, “Ватанны саклаучыларга” мемориалына таба атлыйм. Бәйрәмчә киенгән, күкрәкләренә Георгий тасмалары таккан башкалар да шунда ашыга – олы яшьтәге әби-бабайлардан алып коляскада яткан сабыйларга кадәр...


Барып җиткәнче үк күңелне сагышка манчылган якты хисләр биләп ала. Ә анда, Хәтер мәйданында, хөкем сөргән тантаналы матурлык, якты сагышлы шатлык, кочаклашу-күрешүләр, елмаюлар һәм күз яшьләре, әледән-әле кабатланып торган “Җиңү көне белән!” дигән кадерле сүз, Мәңгелек ут, Хәтер дивары, “Яугир-Җиңүчегә” һәйкәле алдында яткан тере чәчәкләр җанны скрипка кылыдай нечкәртте дә мин ярларына сыеша алмыйча чайпалган хис-тойгылар диңгезендә торып калдым.


Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган бәләбәйлеләрнең исемнәре уеп язылган изге Хәтер дивары алдында сүзсез генә озак басып тордым. Исемлек шундый озын, ахырга кадәр укып чыгармын димә – күзләр арый. Ә алар... Ә алар бүгенге көн өчен, Җир-ана улларын һәм кызларын югалтудан башкача бервакытта да сызланмасын-сыкранмасын өчен яу кырында ятып калганнар. Туган җирләренә кайтып, аның кара туфрагын үбү, чылтырап аккан саф чишмә суларын учлап эчү, хуш исле акланнарында каерып печән чабу, зар-интизар булып көткән газиз аналарының иңнәреннән кочу, аерылу газабыннан төннәрдә мендәргә капланып үксегән сөйгән ярләренең кочагына ташлану, яңгыратып көлү тавышыннан исереп, сабыйларын югарыга чөю, яңа йорт салу, яраткан эшләренә ашыгу... хыялларын учларына кысып, дошманга каршы атакага күтәрелгәннәр – яшисе килеп тә, үлемгә каршы барганнар. Сез Изге, Бөек Хәтер булып бездә яшисез, кадерлеләребез, дип пышылдыйм һәм Хәтер вахтасында горур басып торган якты карашлы укучы кызның әйткән сүзләрен искә төшерәм:


– Хәтер вахтасында торуга лаек булуыма шатмын. Бу бит шундый мәртәбә. Без Җиңү яулаган олы картәтиләребез, олы картәниләребез белән чиксез горурланабыз. Аларны, миллионнарча гомерләрне өзгән бу сугышны бервакытта да онытырга хакыбыз юк! Әгәр онытабыз икән, сугышның икенчесе башланачак. Без моңа юл куймаячакбыз!


Дивар каршындагы Мәңгелек ут та, миңа теләктәшлек белдерә төсле – ялкын телләре, онытмабыз, онытмабыз, дигән төсле, җилдә лепердәгән нәни яфраклар шикелле, леперди дә леперди.


Ә арырак сугыш һәм тыл ветераннары утыра, күкрәкләренә орден-медальләрен такканнар, олыгайганнар, үзләренә караган саен күзләрдән яшь бөркелә – аһ, алар ничек аз калган! Агаем, әниемнең бертуган абыйсы Әюпов Якуп Юныс улына, Аллаһы боерса, сентябрьдә 99 яшь тула. Аның өчен Җиңү бәйрәмендә катнаша алудан да зур бәхет юк, шуңа да ул, килер өчен хәлем булсын дип, дәваханәдә ятып, дәваланып чыкты. Ул инде озак утыра алмый, аны бер кардәшебез, рәхмәт яугыры, машинасында алып килә, кайтарып куя.


Яныма кып-кызыл канәфер чәчәкләре кочаклаган урта яшьләрдәге, ягымлы карашлы бер ханым килеп басты һәм, күз яшьләрен йотып, сүз башлады:

– Ел саен кичтән үк бер кочак канәфер чәчәкләре сатып алып куям, бәйрәм көнендә һәр ветеранга өләшеп чыгам. Ә быел, күрәсезме, күпме чәчәгем артып калды – ветераннар арабыздан китә, их, яшәтәсе иде үзләрен.


Хәтер мәйданында яңгыраган бөек сугыш җырларын тыңлап, аларның йөрәкләрне тетрәткән сүзләрен һәм көен “эчеп”, “Үлемсез полк”ның килүен көткәндә янымда басып торган кечкенә кыз кебек кенә булып калган җыйнак гәүдәле әбекәй тирән әрнүен сөйли:


– Әтиемне сугышка алганда миңа нибары ике яшь булган, аны бөтенләй хәтерләмим. Ә абыема уналты да тулмаган, фронтка китү өчен яшен зуррак итеп күрсәткән, күрәсең. Алар икесе дә хәбәрсез югалганнар. Ни үкенеч, ичмасам, бер генә фотосурәтләре дә юк...


***

Ниһаять, ерактан урамны иңләп “Үлемсез полк”ның якынлашуы күренә. Аны каршы алучылар монда күпме, ә анда... кулларына якыннарының портретларын, тере чәчәкләр, һава шарлары тоткан халык ташкыны... Бер мең, ике мең, биш мең... Үлемсез полк атлый киләчәккә... Хәтер, чиксез рәхмәт һәм горурлык тойгысы белән мөлдерәмә тулы йөрәкләр бер ритмда тибә: сез безнең белән, яугирләр, каһарманнар, батырлар, ил солдатлары, газиз туганнар!..


Бу минутларда илебезнең, хәтта чит илләрнең күп тарафларында олысы-кечесе үз теләге белән “Үлемсез полк” акциясенә кушыла. 2012 елның 9 маенда беренче мәртәбә Томск шәһәре урамнары буйлап узган “Үлемсез полк” бүген бөтенхалык акциясенә әйләнде һәм Русияне генә түгел, башка күп дәүләтләрне һәм территорияләрне дә чолгап алды. Бергә булу, көчле булу, бәхетле булу тойгысыннан – тыныч тормышта яшәү бәхетен тоюдан күз яшьләрен тыеп булмый. ..


Башка бер бәйрәмдә дә була алмый торган тирән һәм якты, ихлас һәм моңсу тойгылар озатуында, 27 миллион халыкның гомере өзелүгә, исәпсез язмышлар җимерелүгә, тумый калган сабыйларга, елгадай аккан кан һәм күз яшьләрен үзенә сеңдереп, Җир-ананың үксүенә сәбәп булган дәһшәтле сугышка ләгънәт укып, әкрен генә кайтыр якка атлыйм. Ә Хәтер мәйданының ял зонасында сабыйлар төрле аттракционнарда уйный, мәхәббәт утында янган кызлар һәм егетләр, көлешә-көлешә, җыр ишетелгән якка юнәлә, бәхетле гаиләләр өстәлләр тирәли утырып, шашлык белән сыйлана. Хәтер мәйданында, елмаеп, Тынычлык йөри...


Без – сугыш фаҗигасен кичермәгән бәхетле буын. Ил азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен ятып калганнарны хәтердә яшәтеп, бәхет кадерен белеп яшәсәк иде!


Зәйфә Салихова.


Бәләбәй.

10.05.2019.


Читайте нас: