Барлык яңалыклар
Ижад
27 Май 2019, 11:58

Сагындыра шул чаклар

Алмагачлар шау ак чәчкәдә утырганда көннәр нык кына суытып китте. Хәер, аптырыйсы түгел, ел саен шулай ул. Кемнәрдер, бар эшне алдан бетереп куюны хуп күргәннәр, яңгырлы көннәргә кадәр үк бәрәңге утыртырга өлгерде. Ә кемнәрдер җир азрак кипшенгәч, утыртачак.

Бәрәңге утырту дигәннән, хәзер, шулай тоела гынамы, нигәдер, бу күңелле язгы эшнең тәме китте. Элегрәк, авылның гөрләп торган чакларында, аны утырту бигрәк матур, сагынып сөйләргә генә калган күңелле вакытлар булган икән ул.
Узган гасырның 70-80 нче елларында авылларда өйләр артык зур булмаса да, гаиләләр ишле була – йорт саен 5- 6-7 шәр бала үсә торган иде. Шуңа күрәдер инде, бәрәңге бакчалары, яшелчә-җимеш бакчасыннан аерым булып, 25 сутый җир били. Бәрәңге утыртасы көн алдан ук билгеләнә, бик хәҗәт булмаса, өйдәгеләр башка эшләрен куеп тора, якын-тирәдәрәк белем алган студент егет-кызлар да булышырга кайтырга тырыша.
Бүген без бәрәңге утыртабыз. Әти бакча сөрергә “дубырдан” ике ат алып кайта. Бәрәңгене көрәк белән утыртыргамы әллә сабан астына салыргамы? Бу хакта гаилә утырышында килешенә. Өлкән кешеләрнең киңәшләрен искә алып, аны кайсы елда сабан астына салалар, кайсы елда көрәк белән утырталар. Бу юлы сабан астында калдырырга булдык.

Күрше хакы –тәңре хакы. Ат алып кайтканны күреп торган күрше-күлән чакырганны да көтмичә, бидрәсен күтәреп, булышырга кереп тә җитә. Шуннан китә инде эш: әти – сабан артында, ара-тирә ул, на, малкайлар, дип атларга дәшкәләп куя, кырый күршесе йөгән тоткан. Икесе бер булып атлаган атлар артыннан тиресләнгән җир өстендә кап-кара булып буразна сызылып кала. Без, әллә нинди бер дәрт, бер чәм белән йөгерә-атлый, атлар урап килгәнче күзәнәкләрне салырга да өлгерәбез. Күрше һәм туган апалар: “Күз тимәсен, бигрәк шәпләр”, – дип безне мактапмы -мактыйлар. Мондый эш күмәклекне ярата бит – арыганлык та сизелми, ат урап килгән арада, сөйләшергә, көлешергә дә, чиләкләребезгә күзәнәк тутырырга да өлгерәбез. Ул арада булмый, әнкәй чыгып, арыйсыз бит, кереп чәйләп алыгыз, дип өтәләнеп йөри.

– Юк, бер башлагач, утыртып бетерик инде, – дип күрше апалар аны кире бора. Югыйсә, без – бала-чаганы бик кызыктыра инде ул әнкәйнең чакыруы, белеп торабыз, анда, табын уртасында зур бер коштабак пешкән йомырка тора – безнең авылда, бәрәңгекәйләр уңсын, күп булсын дип, гел шулай күп итеп йомырка пешереп куялар. Шулай да без маһ бирмибез – үз урыныбызда калабыз.

Күзәнәк салудан да кызык табып, шаяра-көлә торгач, эшнең бетүгә барганын да абайламый калганбыз. Урра-а, эш тәмам. Без ишегалдына комган суы белән кулларыбызны юарга йөгерәбез, коймада кул сөртергә баш-башлары чигелгән ап-ак сөлге тора. Ә әти белән күрше абый әле бакчаны тырматып чыгарга калалар.
Ниһаять, без... табын артында! Күрше-тирә апалар түрдәрәк, без, бала-чагалар, бер кырыйдарак. Күпереп пешкән ипи белән йомрылай пешкән йомыркадан да тәмлесе юк, валлаһи, тирләп-пешеп, сыпыртабыз гына! Әнкәй әле ит белән бәрәңге дә чыгара, и-и, токмачлы аш та чыгарасы бар икән. Эшләп кергәч, бәрәңге дә шәп бара, хәер, бәрәңге икенче икмәк дип, юкка гына әйтмәгәннәр шул. Ул һич туйдырмый,үзеннән нинди генә патша ризыклары пешереп булмый: кыстыбый дисеңме, кәкриме, пәрәмәчме яки авызда эрерлек итеп табада кыздырумы.

Табын артында ук тагын кемдә бәрәңге утыртыласы ачыклана. Без инде анда керергә ниятләп тә куябыз. Чакырмасалар да керәбез, алар бит безгә булышты, аннары менә шулай бергә утырып сыйланулары ни тора!.. Их, сагындыра шул чаклар!

Хәзер шәһәрдә түгел, авылда да бәрәңгене аз утырталар, әмма аңа карап, аның абруе кимемәде. Үз кулларың белән утырткан, үз җиреңдә үскән йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ак тәнле бәрәңгегә җитәме соң!
Читайте нас: