Барлык яңалыклар
Ижад
14 июнь 2019, 12:27

Сабантуйлар гөрли, сабантуйлар

Сабантуйлар гөрли, сабантуйлар...Мәйданнарга халык агыла.


Сабантуйлар гөрли, сабантуйлар...

Мәйданнарга халык агыла.

Йөзләр, төсләр, шатлык балкышыннан,

Яктылыктан күзләр чагыла.


Безнекеләр шундый: эшләгәндә

Кулларында утлар уйната;

Дәрт савыты тулса, әртисмени,

Бии, җырлый, гармун уйната.


Мәйдан тота монда көч һәм акыл,

Чос җитезлек, зирәк тапкырлык.

Менә кайда һаваланмый гына

Шәплегеңне ачып салырлык.


Бар ул бездә егет асыллары,

Үзе җырчы, үзе көрәшче;

Кайда йөри яучы карчыклары,

Уңган кызга берсен ярәшче.


Эһ тә итми баганага менеп,

Сафьян читек алып төшәләр:

Күп сокланып йөрсәң, тьфү, каһәр,

Килеп керә алар төшләргә.


Камыр батырларны чөеп атып,

Чын батырлар тәкә алалар;

Уйнап кына тора мускуллары –

Чибәрләрнең һушын алалар.


... Сабантуйлар гөрли, сабантуйлар –

Яшәү чәме, тәме һәм яме;

Күрим дисәң халкың матурлыгын,

Сабантуйга кайт, кил, бар, яме.

Зәйфә Салихова.

Читайте нас: