Барлык яңалыклар
Ижад
4 июль 2019, 16:04

Их, җиләкле җәйләрнең Оныта алмамын тәмен!

Безнең як табигатенең җәйге гүзәллегенә сокланмый мөмкин түгел!


Иңнәренә яшел яулыкларын салган зифа каеннар, тыйнак, әмма хуш исле чәчәкләре белән туктарга мәҗбүр иткән юкәләр, болын тулы чәчәкләр. .. Ул гынамы, кайсы якка гына барма, телеңне йотарлык җир җиләге түшәлеп ята. Җәмәгать, самый җиләк җыяр, кайнатмалар эшләр, туйганчы ашап калыр чак. Бер генә вакыт, җыеп калыгыз, урманга, хозур табигатькә, аларны булдырган Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтергә онытмагыз!
Җиләк җыйганда жырлап йөрергә миннән күчтәнәч.
Җиләкле алан
Сагынып кайтып килдем тагын,

Әй җиләкле аланым.

Җиләкләрең алсу, сусыл,

Кәрзинемә саламын.
Җиләкле алан,

Җиләкле алан.

Татлы тәмеңне

Оныта алмам.
Тулып пешкән җиләкләрең,

Тәлгәш-тәлгәш җыямын.

Әнкәм назын, татлы алан,

Кочагыңда тоямын.
Җиләкле алан,

Җиләкле алан,

Синдә әнкәмнең

Эзләре калган.
Рәхмәт сиңа, татлы алан,

Җиләк тәмең телемдә.

Җәйнең бер бизәге булып,

Калдың минем күңелемдә.
Җиләкле алан,

Җиләкле алан,

Һәрбер бизәгең

Күңелдә һаман.
Зәйфә Салихова.


Читайте нас: