Аннары елганың икенче ягында җәй көне бәйрәмнәр, туйлар, юбилейлар уздыру өчен Мәтәүбашның асыл егетләре булдырган матур урынны карыйсыбыз килде. Мактаганнарын ишеткән бар иде. Менә килеп тә җиттек. Әйе, мәтәүбашлар мактанырлык һәм мактарлык шул. Урал Рәвил улы, тагын кемнәрдер, кызганычка каршы, исемнәрен белмим, тырышкан: агачтан эшләнгән озын өстәлләр, эскәмияләр, яңгыр явып китсә, чыланмас өчен түбә дә, ашарга әзерләр өчен дә аерым урын да эшләнгән, бер читтәрәк бәдрәф, хәттә электр уты белән яктырту да көйләнгән. Тик... монда күптән түгел кемнәрдер бәйрәм үткәргән һәм артларыннан бернәрсә дә җыештырмаган. Тирә-якта, җирдә, үлән арасында чүп-чар, төрле каплар, шешәләр ауный, өстәлләр сөртелмәгән... Кыскасы, чибәр, матур кызга әшәке, пычрак күлмәк кидереп куйган сыман. Әллә ничек кыен булды: матурлык , яхшылык янында нигә ямьсезек, начарлык йөри икән? Әлбәттә, бу матур күңелле кешеләр эше түгел.