Барлык яңалыклар
Ижад
25 июль 2019, 16:49

Бите саен – ярату

Кулымда язучы Камил Фазлыйның Бәләбәй типографиясе “табасыннан” чак төшкән өр-яңа китабы. Тышына Тузлыкуш авылының матур фотосурәте куелган, кая барсаң да, укырга үзең белән йөртерлек уңайлы зурлыктагы чираттагы китабын автор “Бәхет кошыбыз – Тузлыкушыбыз” дип атаган.


Әйтергә кирәк, исеме җисеменә бик тә туры килә – шагыйрь бу җыентыгын туган авылының 275 еллык юбилее уңае белән чыгарган һәм Тузлыкушка, аның гүзәл табигатенә, күркәм кешеләренә дан җырлаган иҗат җимешләрен, якташларына җылы багышлауларын туплаган.
Гомере буе туган җирендә яшәгән, туган нигез, туган туфрак, туган җир кадерен туып-үскән җиреннән еракта яшәгән иҗатчыларга караганда тирәнрәк белгән, авылының һәр сулышын тойган, һәр иртәсен каршылаган әдипнең шундый зур тарихи дата уңаеннан, әлбәттә, әйтер нечкә шигъри сүзе бар. Бу шигырьләр – шагыйрьнең туган җиренә булган мәңгелек яратуы чагылышы.
Бәхетем – туган җиремдә,

Әткәем нигезендә.

Шушы нигезнең җылысы

Һәм яшәү көче миндә.
Әлеге юллар гади генә шикелле, әмма аларның һәр сүзеннән ихласлык, олы мәхәббәт хисе агыла.
Шагыйрьнең авылына, авылдашларына арнап, олы ихтирам белән язылган багышлауларының барысы да – сөю тулы йөрәк сүзен дөньяга җиткерүе – белсен дөнья, белсен укучы – әдәбиятка шагыйрь Камил Фазлыйны биргән авылда, төбәктә иң яхшы,иң изге кешеләр яши, ә табигате аның иң хозур, туфрагы иң уңдырышлы. Ил язмышы, авыл язмышы имин булсын – менә шушы изге теләк әдип иҗатында кызыл җеп булып үтә.


Җыентыкка кергән соңгы елларда язылган лирик-фәлсәфи шигырьләре исә укучыга булмышыбыз, җиргә ни өчен килүебез турында уйланырга, фикерләргә менә дигән җирлек.
Яманлыклар атсалар да,

Җаныңны синең кыйган,

Чыга күрмә чыгырыңнан,

Сабырлык сакла, туган.


Өмет учагыңны кабыз

Төшенкелекле уйдан.

Бакыйлыкка караганда

Фанилык яхшы, туган!


Үз-үзеңне саклап калу

Тик синең изге бурыч.

Ут эчендә янсаң да, бел:

Утта чыныга корыч!


Камил Фазлыйның юмор остасы икәнен кем генә белми икән.

Китапның “Иртәме бу, әллә кичме?” дип исемләнгән бүлегендә көлкеле хәл-вакыйгаларны нечкә юмор аша сурәтләп, шагыйрь укучы күңелендә елмаю тудыра. Елмаюын елмайта, әмма тормышыбыз, үзебезнең бер-беребезгә мөнәсәбәтебез турында уйландырмый калмый.
Мисал өчен “Акбай белән әңгәмә” шигырен алсак, түрәләр алдында кайберәүләрнең тәлинкә тотуын иллә дә шәп сурәтләгән шагыйрь:
...Кешеләр бар, койрык болгау

Әйләнгән кәсебенә.


Түрәсенә болгый койрык,

Симез калҗалар көт еп.

Чыгарса да куып түрә,

Җитмеш тетмәсен тетеп...


... Шулай, Акбай, кешенең дә

Кайбере койрык болгый.

Мәгәр аның тугрылыгы

Тырнакка синең тормый.


Образларга, чагыштыруларга бай бу шигырьләрдә бүгенге кайберәүләргә хас әдәпсезлек, наданлык, урлашу, саранлык, эчкелек, туганлык җепләренең өзелер чиккә җиеп нечкәрүе һәм башка бик күп кире сыйфатлар оста чагылыш тапкан.
Китапта аны бастырып чыгаруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәт сүзе, истәлекле фотолар аның эчтәлеген тагын да баета.
Иҗатташымны һәркем күңеленә хуш килердәй яңа китабы белән үзем, аның иҗатын яратучылар исеменнән ихлас котлыйм, яңадан-яңа иҗади уңышлар телим.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: