Тукталыш саен автобуска берничә кеше утыра, эшкә баралар. Мәҗбүр итеп алып баралар диярсең, кергән берсе буш урынга чүмәшә дә, якасы эченә чума. Сөмсерләре коелган, йокыдан айнып кына килгән йөзләрдә, күзләрдә “Таң ату белән эшкә ашыгам” җырындагы дәртнең әсәре дә юк. Әллә шуңа барсы да кара төстәге курткалар, пальтолар кигән төсле тоела. Автобусның эче – күңелсезлек дөньясы, ә кешеләр җансыз курчаклар төсле.