Барлык яңалыклар
Ижад
5 август 2019, 11:47

Картәнидә кунакта

Рәхәт тә инде җәйге каникулда картәнидә кунакта булуы. Рузана белән Камилла менә икенче җәй инде ямьле июль аенда картәниләре янында.

Күпме телиләр, шулкадәр йоклыйлар. Иртән торуларына өстәлдә тәмле коймак яки кабартма. Ә картәниләре ясап биргән чәй нинди тәмле: ул аңа йә мәтрүшкә, йә карлыган яфраклары сала – телеңне йотарлык була. Тәмлекәчләр белән сыйлаучы, кызларым дип кенә эндәшүче картәниләрен бик яраталар алар. Бер дә усал түгел шул ул, телефонда озак утырсалар гына үзләрен шелтәләп ала.
– Матур җәй көнендә нишләп телефонга капланып утырасыз, барыгыз, урамда уйнагыз, – ди.

Ә кызларны урамда яңа дуслары көтеп тора. Кичке якта бергә велосипедта йөрергә ярата алар. Гел уйнап кына вакыт үткәрмиләр анысы, җәйге каникул вакытында укырга тиешле әллә күпме әсәрләрне укып чыктылар. Шулай булмыйча соң: мәктәпкә барганчы хәрефләрне онытсалар, булыр бер эш.
Дөрес, укырга бирелгән әкиятләр, хикәяләрнең күбесенең җансурәтләрен карап ятлап беткәннәр, әмма ләкин китапта язылганны укуы тагын да кызыграк , өстәвенә кычкырып укыгач, укулары да күпкә шомара – баткакка кереп чыга алмыйча ызаланган машина кебек бер урында таптанып тормыйлар инде.
Рузана белән Камиилланың тагын бер кызыклы да, файдалы да шөгыле бар. Ашарга утырган саен алар татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Әлегә тулы җөмләләр әйтә алмыйлар, ә менә татарча сүзләрне хәйран күп өйрәнделәр. Картәниләре бармагы белән өстәлдәге ипигә күрсәтә, Рузана белән Камилла икесе бертавыштан:
– Ипи, – диләр, үзләре дөрес әйткәннәренә шатланып, чырык-чырык көлешәләр.
Картәниләре майга күрсәтә.

Алар тагын икесе бер булып:

– Май! – диләр.
Аш, шикәр, бәрәңге кебек сүзләрне кайчак онытсалар да, ипи белән майны бер дә онытмыйлар, ник дисәң, май ягылган икмәкне суктырырга бигрәк тә яраталар.
Мунчада юынганда да кызлар әллә ничә сүз өйрәнделәр: мунча, чүмеч, эссе су, салкын су, сабын сүзләрен картәниләре русча әйтә, ә кызлар шунда ук шартлатып татарчасын әйтеп бирәләр.
“Мин сине яратам”, “Зур рәхмәт”, “Тәмле булды” кебек тылсымлы сүзләрне бер дә онытмыйлар – ашаган саен шул сүзләрне өйтеп, табыннан кузгалалар.
Белсәгез, беркөн кичкырын кунак кызлар янына урман кунагы – Керпе килде! Мәрәкә дисәң дә мәрәкә! Бу болай булды. Кызлар инде йоклар алдыннан телевизор карый иде. Тышта йөргән Рәвил абыйлары Керпе күтәреп килеп кермәсенме! Рузананың да, Камилланың да күзләре дүрт булды: “Ежик, ежик!, – дип, чәбәкәй чабып, керпе тирәли сикерештеләр. Картәниләренең “ежик” татарча “керпе” була дигәнен ишетмәделәр дә. Керпебайны кара син, һич куркып тормады, Рәвил абыйлары идәнгә куйган колбаса кисәген бик тәмләп ашарга тотынды. Кызлар аның һәр хәрәкәтен күзәтте, энәләрен санарга теләгәннәр иде, барып чыкмады, буталып беттеләр. Бу чәнечкеле җәнлекнең энәләре өч сантиметрга кадәр җитүен, эчендә һава икәнен; куркыныч туганда, шар сыман йомарланып ятуын искә төшерделәр. Гел энәдән генә булса да, түп-түгәрәк урман кунагы үзенчә матур, сөйкемле иде. Кызлар сокланып карап туйгач, Рәвил абыйлары керпене әкрен генә күтәреп алып чыгып, тышка, күтәрмә янына куйды. Күтәрмә өстеннән, нишләр микән дип күзәтеп торган картәни белән кунак кызларга, исән булыгыз, дигән шикелле, Керпебай борылып карады да, бакчага таба йөгереп, караңгылыкка кереп югалды.
Рузана белән Камилла, кич саен чыгып, керпе килмәде микән дип карап керәләр. Кайтып киткәнче, сөйкемле Керпебайны тагын бер бик тә күрәсе килә аларның. Кем белә, бәлки, килер? Ә бәлки картәниләренә кунакка килгән башка балалар янында кунакта йөридер?
Зәйфә Салихова.

Читайте нас: