Барлык яңалыклар
Ижад
13 декабрь 2019, 20:24

Мин ничек мәхәббәтемне таптым

2009 елның 21 декабре бүгенгедәй минем хәтеремдә

Эңгер-меңгер төшеп килгән чак. Тышта зәмхәрир суык. Өйдә ялгызым гына. Әни Уфада кунакта. Телевизор айдан артык инде эшләми. Компьютерны да кабызасы килми. Укырга кызыклы китаплар да калмаган. Шул чак күңелемне әллә нинди шом биләп ала. Җаным сулкылдап куя. Ялгызлыктан, хәтта, бүре булып улыйсыларым килә.
Әйе, мин япа-ялгыз. 83 яшьлек әниемнән, туганнарымнан башка бер кемем дә юк. Иң яхшы елларымны Крылов мәсьәлендәге чикерткә кебек сайрап үткәргәнмен икән бит. Хәзер килеп ни хатыным, ни балаларым юк.
Шул чак, кылт итеп, дустым – Тәтешле егете Салават Сабирҗановның сүзләре исемә килеп төшә. Ул моннан унбишләп ел элек сүз арасында гына кияүгә чыкмаган балдызы барлыгын әйткән иде. Кызык булып китә. Балдызы исән микән?
Дустымның телефон номерын җыям. (Без аның белән атна саен сөйләшеп торабыз). Сүз арасында гына: “Балдызың кияүгә чыктымы?” – дип сораган булам. “Әйе, чыкты. Кызы белән малае бар”, – ди иптәшем. Үземне күңелемнән генә: “Балдызы 15 ел кияүгә чыкмыйча ята ди мени?!” – дип тиргәп атам. Ә дустым: “Икенчесе ялгыз”, – димәсенме шунда!
– Аерылды мени?

– Юк. Кияүгә чыкканы булмады.

– Бик ямьсез мени?

– Юк, матур.

– Алай булгач – акылга зәгыйфтер?

– Юк, ике институт беткән – укытучы булып эшли.

– Алайса бөтен тирә-якка даны чыккан җилбәзәк нәрсәдер, – дим аптырап.

– Юк, бик тәртипле – өйдә генә утыра.
Миңа кызык булып китә һәм шуңа да дустымнан балдызының телефон номерын сорыйм. “Ярый, әйтәм. Тик мин биргәнне сиздермә, юкса үтерә”, – ди бергә ут-суларны кичкән дустым. Әһә, аңлашыла, бер зәһәр нәрсә икән. Тик Тәтешледән Бәләбәйгә килеп авызыма сукмас әле.

Минем тарафтан аның тарафына: “Сәлам, Люция! Хәлләрегез ничек?” ¬– дигән СМС оча. Тик, каһәрең, ничек кенә көтсәм дә җавап кына килми.

Икенче көнне дә шушы ук СМСны Тәтешле якларына очырам. Әмма монысы да җавапсыз кала.
Ачуым килә. Тик, шулай да, өчәү булсын дип шул бер бетмәгән СМСымны яңадан Тәтешле якларына җибәрәм. Монысына: “Хәлләрем яхшы, ә сез кем?!” – дигән җавап килә һәм без языша башлыйбыз.
Ә атна-ун көннән барча батырлыгымны җыеп телефоннан чылтыратам. Тавышы бик матур икән.
Берәр ай телефоннан сөйләшкәч, очрашуга кыстап карыйм, тик, каһәрең, ризалашмый. Бары 1 Май бәйрәмендә генә аны барыбер күндерәм. Люциям ялындыра-ялындыра булса да ризалаша.
Көне җиткәч, очрашуга Уфага китәм. Абыйларга сугылып ваннада юынып чыгам, киемнәремне алыштырам, кырынам, бер савыт одеколон сибәм. Һәм Тәтешле автобусын каршы алырга ярты сәгатькә соңга калам.
Менә автовокзалга килеп җитәм. Як-ягыма каранып алам. Шул чак миңа таба резин итекләр кигән ямьсез генә хатын килә башлый. “Йә, Хода!” – дип күккә карап алам. Ә хатын, мине сөендереп, янәшәмнән берни булмагандай үтеп китә. Шул чак миңа таба таякка таянган аксак бер кыз килә башлый һәм минем барча өметләрем челпәрәмә килә. Ярый әле, монысы да үтеп китә. Якын тирәдә башка беркем дә күренми. Көткән-көткән дә китеп барганмы? Калтырап торган бармакларым белән аның телефон номерын җыям. “Мин бина эчендә, хәзер чыгам”, – ди Тәтешле кызы сөйкемле тавышы белән.
Менә автовокзал ишегеннән үзе дә килеп чыга. Матурлыгын күреп исем китә. “Мондый ук чибәр кыз миңа карамас инде”, – дип бераз кайгырып та куям.
Исәнләшеп, хәл-әхвәлләр сорашкач, минем “шестеркага” утырып, абыйларның буш фатирына кайтып китәбез. Җитмеш чынаяк чәй эчә-эчә төне буе сөйләшеп чыгабыз. Ә икенче көнне Люция Тәтешлесенә кайтып китә. Һәм шунда мин үземнең үлеп-үлеп гашыйк булуымны аңлыйм. Хисләремне белдереп Люциягә СМС язам. Бераздан чибәр кыздан җавап та алам. Анда: “Мин дә бер кешене уйлап кына йөрим”, – дип язылган иде. Ура, мин бәхетле, бик бәхетле!
Сөйгәнемә телефоннан чылтыратып тәкъдим ясыйм. “Бу бик җаваплы адым, уйларга өч көн бирегез”, – ди ул. Өч көн?! Моны ишеткәч чак акылдан шашмыйм. “Мин өч көн түзә алмыйм, мин өч көннән үләм, сезгә уйларга өч минут бирәм,” – дим дә телефонымны куям. Бер минуттан яңадан чылтыратам.
– Риза, – ди Люциям.

– Нәрсәгә риза? – дим аңламаганга салышып.

– Кияүгә чыгарга риза.
Миңа шул гына кирәк! Кычкырам, шатланам, сикерәм. Иң матур чәчәкләрне алып сөйгәнемнең кулын сорарга Тәтешлегә китәм. Ризалыкларын алгач, Люциямне дә үзебезгә кунакка чакырам. Чөнки минем авылда яшәвемне, малтабар булсам да бай түгеллегемне, шуларга өстәп, өлкән яшьтәге әнием барлыгын да күрсен. Тик болар гына бер-берсен өзелеп сөйгән йөрәкләрне куркыта ди мени?
20 июнь, яки очрашуыбызга илле көн дигәндә мин Люциямне никах укытып үзебезгә яшәргә алып кайтам. Ә тагын бер айдан сөйгәнемә ак күлмәк алып туй үткәрәбез.
Калган җәебез сөелеп-сөешеп үтә. Моның нәтиҗәсе дә озак көттерми – тугыз айдан мәхәббәт җимешебез Чулпаныбыз туа. Тагын дүрт елдан Ильяс исемле малайлы да булабыз әле.
Адәм баласының бәхете гаиләдә икән. Яныңда: “Җаным”, – дип хатының, “Әти-әтием”, – дип балаларың йөгереп йөрсә син күкнең җиденче катында икән. Шуңа өстәп, дәвамчыларың булгач син үлемсез дә әле!
Дөнья йөзендә мәхәббәт бар икән ул, җәмәгать. Тик аңа ныклап ышанырга һәм ал-ялны белмичә эзләргә генә кирәк.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: