Тирә-ягы ямь-яшел үләннән икән. Ерак түгел ап-ак каеннар, төз наратлар, бөдрә таллар, һәр җанны сәламләп, ботак- куллары белән кымшанып-кымшанып ала, ди. Түгәрәк күлне сәламләгәндә су өстендә дулкыннар хасил була. Алар түгәрәкләнеп-түгәрәкләнеп күлнең үзен генә иркәләми, аның яшәүчеләренең дә күңелен җылыта икән. Монда нинди генә патшалыклар юк, ди: ташбакалар гаиләсе, кыслалар оешмасы, бөҗәкләр төрчәсе, медузалар оялыгы, сигезаяк дуслыгы, бакалар бердәмлеге, балыклар төркемнәре. Алар дус һәм тату яшиләр икән. Һәрберсе бердәм патшалыкка үз өлешен кертергә тырыша, ди. Матур Түгәрәк күлне тазартып, саклап, бизәп, аңа шат-елмаюларын биреп яшиләр икән. Шуңадырмы ул ерактан балкый, якын килгәч кочаклый, янында булсаң, үзенә чакыра имеш. Ә суы ләззәт һәм шифа бирә. Үсемлекләре тәнне кытыклый, ташлары аякларны ныгыта, ди. Түгәрәк күл патшалыгына карап сокланасың да, тынычланасың да икән. Үтә күренмәле күл һәрбер килгән кунагына бәхет өләшә, ди.
Шулай кайгы-хәсрәт күрми яшәп ятканда бер туймас һәм явыз җен-пәри килеп чыга, ди. Ул матур Түгәрәк күлне борчуга сала. Тирә-юньдәге тынычлыкны югалта. Кычкырып-кычкырып коточкыч авазлар чыгара. Якын тирәдәге агачларның ботакларын сындырып учаклар яга. Килешсез куллары белән су астында яшәүчеләрне көн саен тотып берәм-берәм йота бара, ди. Күлдә тәртип югала. Ул тоныкланып кала. Аның ямь-яшел үләнле ярлары корый башлый. Матур Түгәрәк күл ямен, төсен түгел, хәтта җанын югалта. Зәңгәрсу төс көрәнсуга әйләнә. Көн саен иркәләгән дулкыннар бер- берсенә бәрелеп, ярлардан чыга башлый.
Бер җан иясе дә калмагач, явыз җен-пәри ачудан Түгәрәк күлне кәкре аяклары белән таптый, килбәтсез гәүдәсе белән изәргә тотына. Үләннәр корып, агачлар шәрәләнеп, күл бушап кала. Түгәрәк күл ерак түгел кешеләр яшәгәнен белә һәм алар өчен борчылганнан борчыла икән.
– Ничек аларны бу котсыз җен-пәридән азат итим? – дип, бер ярыннан икенче ярына чайкала. Чайкала торгач, бөтерелә башлый. Һәм зур су чоңгылына әйләнеп җен-пәрине йотканын сизми дә кала.
Матур Түгәрәк күл бер яктан сөенә: ул яхшылык эшләде, икенче яктан көенә: явызлыкка ияреп ул бик начар гамәл кылды... Шушы ике кичереш аны юк итә, ул кибеп бетә.
Аның сөенечле мизгелен Җил бабай күреп, тамчыларын ялгыз торып калган үләнгә бүләк итә. Үлән терелеп китә. Һәм көн саен чык суын җыя башлый. Нәкъ шушы урында чишмә туган икән. Аның суы таза, салкын, йөгерек, җитез, теремек, челтер, бәхетле яшь тамчыдай елтыр, чыңлы, үзенчәлекле моңлы, шатлык елән тулы җырлы булып яралган, ди.
Кешеләр әлеге көндә дә Чишмәкәй шифасыннан файдалана: җырын тыңлап тынычлана, суын эчеп тәннәренә сихәт ала, ди.