Ә менә сугым симертү, сугым сую авыл тормышының аерылгысыз бер өлеше булган һәм шулай булып кала. Көзге эшләр тәмамлангач, кар
төшеп, җир туңгач, авылда башта каз өмәләре, ә аннары сугым чоры башлана. Үзе эш, үзе йола, үзе осталык, кунакчыллык бәйрәме ул -
көтеп алынган сугым чоры. Әйе, әйе, көтеп алынган. Чөнки ел буе мал- туар асраган, ашаткан, эчерткән, артларыннан шактый йөгергән авыл
кешесенең, ишле малын азайтып, беркадәр абзардагы эш- мәшәкатьләрен җиңеләйтәсе һәм тәмле ит ашыйсы килә.
Һәр нәрсәнең, шулай ук сугым суюның да үз җае-тәртибе бар. Хуҗа кеше башта җәмәгате белән киңәшләшеп, сугым сую көнен билгели. Аннары бу җаваплы көнгә әзерлек башлана: хуҗабикә кирәк булачак табак-кәстрүлләрен, чиләкләрен, тастымалларын әзерләп куя, сугымчыларны сыйларга пешеренә-төшеренә. Хуҗа исә пычагын, тиякләрен хәстәрли, сугым суеласы урынны карап-тәртипкә китерә, берничә көн кала ук туган-тумачаларын, күрше-тирәләрен ярдәмгә чакырып куя. Эш атна азагында башкарылса, калада яшәүче балалар да кайта. Бар гомерен авылда уздырган ата кеше, әлбәттә, улының да бу эшне күреп, белеп калуын тели.
Мал чалу кебек җитди һәм абруйлы миссияне теләсә кем башкармый, һәр авылның оста сугымчылары була. Аларны, синең
кулыңнан ит тәмле була дип, өй борынча йөрткәннәр. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Әйтик, үз авылымда бүген андый сугымчылар
юктыр да инде дип кызыксынган идем, бар икән, бар. Менә дигән сугымчы дип, берничә яшь ир узаманының исемнәрен әйтеп бирделәр.
Малны чалу белән генә түгел, әле аның тиресен туныйсы, итен дөрес итеп чабасы-кисәсе... кыскасы, бар эшен пөхтә итеп, җиренә җиткереп
башкарасы була. Шуңа да ир-атларның күбрәк булуы әйбәт: күмәк эш күмәклекне ярата.
Зур малның ич-карыны чыккач, хатын-кызлар, аны аралап (аралау үзе бер осталык таләп итә), ичәге юарга су буена төшә. Кайбер якларда
кирәксенмичә, эч-карыннарын ташлыйлар. Ә бездә карда таптый- таптый, ап-ак итеп юалар, тозлы суга салып, исен-косын алып,
җилдерәләр дә, бәлеш, пирожкиларга телеңне йотарлык эчлек әзерлиләр. Рәтен белгәннәр юкка гына , иң тәмлесе ичәге, дими.
Сугымчылар: “Һай, хуҗа абзый, үгезеңне симерткәнсең, күпме мае чыкты. Исән-сау булып, ашарга язсын”, – дип мактый-мактый, эшне
бетерүләрен сизми дә калалар. Ул арада су буеннан ичәге юуучылар да кайтып җитә. Төшке ашны ашаганнан соң, сугым көненең беренче
сериясе, ягъни беренче өлеше, хуҗаларның өмәчеләрне кунакка чакыруы белән тәмам була:
– Кич белән яңа иттән авыз итәргә килегез!
Кичке якта аның бәйрәм өлеше дәвам итә. Хуҗабикә мул итеп, бар урамга җитәрлек итеп ит сала. Майлы, туклыклы ит шулпасына үзе
басып кискән тукмачын кабарта. Хәзер, аллага шөкер, тормышыбыз сыйлы: аш янына көздән тозланган, маринадланган кыяры-помидоры,
салатлары өстәлә, үз урынын белеп кенә катыгы, горчицасы, тоз- борычы менеп кунаклый. Чәй янына пешергән пироглар киселә, шәһәр
күчтәнәчләре, җимешләре, кәнфитләре, бал-кайнатмалары әзерләп куела. Бәйрәм өстәле әзерләнгән арада, өс-башларын кешелеккә кия
торганнарына алыштырган сугымчылар да җыела. Әлбәттә, хәләл җефетләре белән инде.
Хуҗалар да, кунаклар да шат, сыйлы табынны уен-көлке, шаян сүзләр тагын да ямьлерәк итә. Кайнар ит ашыннан, мәмрәп пешкән иттән ир-
атларның йөзләренә алсулык йөгерә. Эш, авыл һәм шәһәр тормышы, пенсия хәлләре, балалар турында җанлы сөйләшү тәмлекәчәләр
белән чәй эчкәндә дә дәвам итә. Ит-аш ашап, хуш исле чәй эчеп тирләп-пешкән, хушланган кунаклар, шадра сөлге белән битләрен,
муеннарын сөртә-сөртә, сугымын симерткән хуҗаларга кат-кат рәхмәт укый. Ничек диләр әле, аягың тыпырдамаса, авызың чапылдамый,
диләрме? Шулай шул, табынга мондый ит килгәнче, авыл кешесенә ай-һай тырышырга кирәк. Аның каравы, әлегесе шундый рәхәт,
Эштә дә, ашта да бергә булу рәхәтлеген тою, бер-береңне ихтирам итү, тагын да якынаю хисләрен кичерү – үзе үк бәхетнең бер чагылышы.
Тырыш һәм оста да, мул куллы һәм кунакчыл да шул син. Рәхмәт сиңа, халкым.