Барлык яңалыклар
Ижад
27 март 2020, 21:20

Күңел дәфтәреннән

Сүземне нәрсәдән башларга да белмим. Роберт абыйның вафаты турында көтелмәгән хәбәр телсез-өнсез итте. Мин дә елыйм, каләмем дә елый... Беребез дә мәңгелеккә җиргә килмәгәнбез, әмма барыбер китүләрне күтәрүе авыр... Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән гомердә бер-беребезнең кадерен белеп яшәсәк иде

Роберт абый вафат...

Бу хәбәрне

Кабул итими җаным, йөрәгем.

Җирдә язлар...

Ничек ташлап китсен

Моңнан гына торган тирәген?!.


Юк, ышанмыйм, кабул итә алмыйм –

Роберт абый исән! Китмәде!

Һәр шигыре аша елмая ул,

Син, аяусыз хәбәр, кит әле!!!


Роберт абый бит ул!

Шигъри җаны

Һәркем өчен көләч һәм якын.

Күз алдыма китерәм дә елыйм.

Шигырьләрен укыган чагын.


... Роберт абый исән минем өчен,

Күпләр өчен исән, исән ул!

Оҗмах түрләрендә булсын ур(ы)ны,

Олы Кеше, Шагыйрь, Иман ул.
Читайте нас: