Барлык яңалыклар
Ижад
15 Май 2020, 14:14

Әти, Әни, тик сез кирәк!

Хәерле көн, дуслар, “классташлар”!



Бүген,15 май – Гаилә көне. Без төрлебез төрле гаиләдә үскәнбез инде ул. Арада бәхетле гаиләләр булган шикелле, бәхетсезләре дә әллә күпме. Бер-береңне аңлап, бер-береңә юл куеп яшәүләргә ни җитә дә бит... Әмма тормыш бу: эчкелек, хыянәт, кечкенәдән кызлар һәм малайларны гаилә тормышына өйрәтмәү һ.б. ,кызганычка каршы, хәзер күп гаиләләрнең таркалуына китерә. Ир белән хатын да, иң аянычлысы, балалар күңелләренә гомерлек җәрәхәт ала... Гаилә көне белән котлап, һәр барчагызга гаилә бәхете телим. Беркемнең дә бәллүр язмыш савыты челпәрәмә килмәсен!


***


Әни куллары җылысын

Тоеп үссен һәрбер бала.

Әни исе шундый тәмле,

Күңеленә сеңеп кала.


Бишек җырларын әнинең

Тыңлап үссен һәрбер бала;

Аның моңы, аның назы

Гомер буе озата бара.


Әти карашын, таләпчән,

Белеп торсын һәрбер бала;

Әти начарлыкка әйтми,

Иң мөһим сүз булып кала.


Әти көчле – болытларга

Кадәр чөеп, тотып ала;

Әти белән иң кыен эш

Җиңел генә була ала.


Бала өчен иң матуры,

Иң назлысы үз әнисе.

Бала өчен иң батыры,

Иң яхшысы үз әтисе.


Нәфис гөлгә тиң балага

Әти, Әни, тик сез терәк.

Курчак түгел, күлмәк түгел,

Әти, Әни, тик сез кирәк.

Балаларга мәхәббәтле,

Тату,тигез гаилә кирәк.


Зәйфә Салихова
Читайте нас: