Барлык яңалыклар
Ижад
3 июнь 2020, 19:20

Фәрештәгә дәшү

Хәерле көн, дуслар!

Бүген иртәнге яңалыкларда июль башыннан янә социаль хезмәтләргә хаклар арта дип “сөендерделәр”. Ярты ел саен хакларны арттыру “күркәм” йолага әйләнде чистый. Таҗлы вирус таралу, эшсезләрнең артуы – берсе дә йогынты ясамый, ясаклар артканнан-арта. Вәт хәлләр... Берничә ел элек язылган шушы шигырьне куям әле...


Фәрештәгә дәшү
Фәрештәкәй, кач бу илдән!
(Һ. Такташ. Газраилләр.1916 ел.)
Фәрештәкәй, кач бул илдән! Монда вәхшәт,
Монда үлем, монда патша – газраилләр! –
Яшрен генә сиңа килеп сөйли җилләр,
Бар инде ул, бар еракта җәннәт илләр.
Ул чакта да һәм бүген дә җирдә дәһшәт:
Тора таулар сөякләрдән, күлләр – каннан.
Хәят иле, матур йолдыз янып сүнгән –
Оятсызлык шашуыннан намус үлгән.
Бәгъзеләргә җитми һаман: мәңгелеккә
Килгән төсле йортлар сала катлы-катлы:
Хәер эстәп йөри күпме ятим бала –
Юктыр ул бүтән газраил адәм чаклы.
Ата улны, ана кызны белми; акча,
Эчке, әфьюн өчен бара үлеш-суеш,
Азгынлык бии котырып – шайтан туе,
Җирдә, күктә, су астында сугыш, сугыш.
Монда вәхшәт, монда үлем...
Җилләр белән
Килешмичә минем дә юк һичбер чарам.
Ә шулай да халкым өчен йөрәгемнән,
Фәрештәкәй, сиңа сүзем әйтеп калам.
Җилләр сүзен тыңлап, әгәр син дә качсаң,
Ни булыр соң кыйбласызлар иле белән?!
Җир йолдызы ычкыныр да күчәреннән,
Мәтәлер һәм калыр бары көле генә.
Фәрештәкәй, качма илдән, калыйк бергә,
Балаларны ташлап китмик үләчәккә.
Кызыл гөлләр тагын чәчик, сибик гөлләр
(Иман чәчик күңелләргә, сибик сулар),
Балкып торсын Җир йолдызы киләчәктә.
Зәйфә Салихова

Читайте нас: