Барлык яңалыклар
Ижад
22 июль 2020, 11:02

Уены-чыны бергә. Эссе!

Җәй уртасы. Бөркү һава. Җирдә тәбә пешәрлек. Кояш кыздыра, малайлар,Баш түбәсен тишәрлек.



Иртәгә пешәсе җиләк

Бүген алланып пешә.

Аларның алсу төсләре

Безнең битләргә күчә.


Гөлләр әлсерәп утыра,

Качалмый күләгәгә.

Ярты халык китеп бетте

Су керергә күлләргә.


Бала-чага чыр-чу килеп

Бассейнда су керә.

Мин кызыгып карап торам,

Үскәнмен икән зерә.



Тастымал сыкмалы була –

Шыбырдап тирләр ага.

Их, гаражга качарга дип,

Түтүтләр уйлап бара.


Эссе уен-муен түгел,

Үзегезне саклагыз!

Салкын су, сыра эчмәгез,

Тегесен сәпсим капмагыз!


Акыл өйрәтәсем килми,

Үземә дә бик эссе.

Иркенләп тын алыр өчен

Көтеп утырам кичне.


Зәйфә Салихова
Читайте нас: