Барлык яңалыклар
Ижад
23 июль 2020, 17:34

Күпне күргән, күпне ишеткән

20 июльдә татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле, башкорт совет әдәбиятына нигез салучы Мәҗит Гафуриның тууына 140 ел тулды (1880-1934)



Гафуров Габделмәҗит Нургани улы. Язучы, публицист, БАССРның халык язучысы (1923). Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы.

Ул 1880 елның 20 июлендә Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Җилем-Каран авылында – авыл укытучысы гаиләсендә туа. Яшьли ятим кала. Авыл мәдрәсәсендә укый. Уралда (шул исәптән Рәмиевләрнең алтын приискаларында) сезонлы эшләр башкара. 1898 елдан «Рәсүлия» мәдрәсәсендә (Троицк шәһәре) укый. Җәйләрен приискаларда, казакъ җәйләүләрендә көнлекчелектә эшли. 1905 елда Казанга килә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә.1906 елдан Уфада, 1909 елга кадәр «Галия» мәдрәсәсендә укый.

Мәҗит Гафури киң кырлы талант иясе, ул гаять бай иҗади мирас калдырган. 1927 елда язылган «Кара йөзләр» повесте аны күренекле язучы итеп таныта. Повестьта геройларга төгәл психологик сурәт, социаль күренешләргә тирән анализ бирелә. Сюжет нигезендә XIX йөз ахырында язучының туган авылында булып узган фаҗигале вакыйгалар ята. Повестьнең төп героинясы Галимә иске тормышның караңгылыгы, мәрхәмәтсезлеге белән каршылыкка очрый һәм ахырда һәлак була

«Шагыйрьнең алтын приискасында» (1929) автобиографик повестенда М.Гафури алтын приискасында эшләгән эшчеләрнең авыр тормышларын чагылдырганда әсәр эчтәлеген тирәнәйтеп, зурайтып күрсәтүгә ирешә. Гади халыкның югары әхлакый сыйфатларын чын җылылык белән тасвирлый.

М. Гафури халкы белән бергә булып, аның киләчәге турында кайгыртып, үткәнен күрсәтеп иҗат иткән шагыйрь һәм язучы. Аның геройлары һәрвакыт халык арасыннан чыккан кешеләр. Тукай әйткәнчә, аның күзе күпне күргән, колагы күпне ишеткән. Язучы 1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат булган.

Мәҗит Гафури

ҮЗЕМ ҺӘМ ХАЛКЫМ

Бер адым алга басам да,

Әйләнәм мин артыма,

Кайда басканнар икән дип,

Күз саламын халкыма.


Шул вакыт мин бик югары

Кош кебек очсам әгәр,

Ә алар һаман шулай

Баскан урында торсалар?

1912.

МИН КАЙДА...

Кайда ярлы, кайда зарлы, кайда моңлы күп була,

Мин шулар янында булам; алар белән килешеп була.

Юк аларда төрле катлау, юк аларда эч сере,

Тышлары керле вәләкин юк аларда эч кере...

Юк тәкәллеф, юк эрелек, утырышасың син дә мин,

Юк күңел кырылыр дигән уй, ул җәһәттән мин имин.

1912

Зәйфә Салихова әзерләде.

Читайте нас: