Барлык яңалыклар
Ижад
13 август 2020, 15:00

Зөләйха күзләрен йома

Укучым, синең белән сөенечемне уртаклашасым килә. “Тулпар” журналының соңгы санында минем шушы исемле әсәрем чыкты. Ә хәзер сиңа, укучым, әсәремнең журналга сыймаган бер өлешен тәкъдим итәм

Кемдер табын артында туган киеренкелекне бетерергә теләп: “Җәмәгать, тавышланмыйча гына әйбәт кенә сыйланып утырыйк әле”, – диде. Аны бүтәннәр дә хуплады. Шулчак берәү яңгыравык тавыш белән: “Мине армиядә күрше авылга кибеткә җибәргәннәр иде”, – дип сөйләп китте. Аннан ул әллә инде стаканын күтәреп куйды, бераз тын торганнан соң сүзен дәвам итте:
– Бара бара арып беттем. Карасам ишелергә торган бер йорттан олы гына абзый чыккан да гәзиткә төрелгән бармак юанлыгы махра тартып тора. Күрәсең, ул да мине исләде: “Кил әле, солдат,”– дип үз янәшәсенә дәшеп алды. Нигә чакыра икән бу дип, янына бардым. “Эчәсең киләме?” – дип сорады абзый. Эчәсе килмәгән кая инде. Әйе дигәнне белдереп, баш кактым. Алайса, әйдә дигәнне аңлатып, ымлады да өйгә кереп китте. Аның артыннан мин дә атладым.
– Мәет турайтканың бармы? – дип сорады бу кереп керешли үк.
– Юк, – дидем аптыраудан чак телемне әйләндереп.
– Минем дә юк, – диде ул. – Тик турайтырга кирәк. Чөнки кәкре килеш
табутка салып булмый бит инде.
Шулчак ул янәшәдә торган тимер карават өстенә япкан җәтмәне ачып
җибәрде. Ә анда бөкрәеп беткән олы яшьтәге мәет ята. Абзый чыгып кача күрмәсен бу дигәндәй бер кулы белән гимнастеркамнан эләктереп алды да, икенчесе белән тутырып бер стакан самогон салып бирде. Әллә куркудан, әллә сусаудан күтәреп тә бәрдем шуны. Мәет янында тәмәкемне дә тартып җибәрдем. Һәм шул ук мизгелдә дөньялар матураеп, яктырып китте. Абзый әллә каян такталар китереп чыгарды. Берсен мәет астына тыктык, икенчесен өстенә куйдык. Аннан абзый берни булмагандай шушы такта өстенә менде дә утырды. Җитмәсә, мине дә кыстый бу. Үзе: “Курыкма, тешләшми ул,
тешләшсә дә авызында тешләре күптән юк”,– дип көлгән була. Нишлисең инде, мәетне турайтырга кирәк бит инде, мин дә сандугач баласы кебек такта өстенә менеп кунакладым. Ә минем арт шәриф астында мәет галиҗәнәпләре.
Утырабыз шулай сайраша-сайраша. Ара-тирә самогонын да күтәреп бәрәбез, тәмәкесен дә паровоз кебек пырхылдатабыз. “Булгандыр бу,” – диде абзыебыз утыра торган җиребезгә сөял чыга башлагач. Торып бассак, мәет тә элекке хәленә кайтып кәкрәйде дә куйды. Абзыйның моңа ачуы килде.
Абзардан алып керде бу сүс бау. Ике такта арасына кыстырып бәйләп куйдык моны ныклап. Бауны җан көчебезгә тартканда ул хәтта ыңгырашкандай да тавышлар чыгарды, айнык булсам, әллә кайчан чыгып качар идем дә, тик исерек баштан артык игътибар итмәдем. Ә ике-өч сәгатьтән бауны чишеп җибәрсәк, мәет бөтен тырышуларыбызны юкка чыгарып кәкрәйде дә ятты.
Шул арада таң әтәчләре дә кычкыра башлады, миңа подъемга өлгәшергә кирәк иде, кайттым да киттем. Ә мәет белән аннан ни булгандыр – монсын белмим, җәмәгать.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: