Барлык яңалыклар
Ижад
1 октябрь 2020, 18:20

Көзге этюд

Хәерле көн дуслар!Кабатланмас бу көз мәленең хозурлыгына сокланып, моңына чумып, хис-тойгыларыбызны тирәнәйтеп калыйк. Барсы да бер вакыт кына...

***
Кичләрнең татлы һавасы!
Алма исе кичләрдә.
Затлы ис бөркелеп керә
Тәрәзәмнән хисләргә.
Төннәрнең тирән тынлыгы!
Тынлык моңы төннәрдә.
Бәгырьне әллә нишләтә,
Уйчан соңгы гөлләр дә.
Сары таңнарның сафлыгы!
Томан сарыла таңнарга.
Сулар ага моңсу гына,
Нидер сөйләп талларга.
Көннәрнең тапсыз яктысы
Чаганда, каеннарда...
Гомерләр дә узмый кебек,
Юк кебек кайгылар да.
Көз, син шундый, моңсу, көяз,
Лирик бер шигырь төсле.
Йөрәгеннән мең хис чәчкән
Лирик бер шагыйрь төсле.
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: