Барлык яңалыклар
Ижад
9 октябрь 2020, 14:05

Мин очтым

Ни чыкса да Кытайдан чыга бит

Әле, менә, коронавирус дигән галәмәтләре юньләп бетәргә дә өлгермәде – алар янә бар дөньяны шаккаттырдылар. Бу юлы инде – канат белән.
Кешелек гомер бакый һава киңлекләрендә гизәргә хыялланган. Әнә, борынгы Грециядә яшәүче Дедал белән Икар турында да без барыбыз бик яхшы беләбез. Ә тарихта без белмәгән, очарга теләп канат ясап өй түбәләреннән, тау башларыннан сикереп корбан булучылар күпме булгандыр?!
Мин дә күк киңлекләрен бер итеп гизергә хыялланам. Төшләремдә булса да бераз очып та алам. Ә кытайлар хыялланып кына калмадылар – кечкенә мотор куеп канат та җитештерә башладылар. Анысы да хакына карап. Хәрәкәткә китерүче моторы да, аңа ток бирүче аккумуляторы да, канат тегелгән материясе дә төрле-төрле. Арзаннарында килеп төшүең дә ихтимал, очып китәр өчен байтак кына канатыңны селкеп йөгереп барырга да кирәк. Ә кыйммәтлеләре шәп – урыннан гына алып китә.
Канат бик шәп нәрсә икән. Теләгән җиреңә очтың да киттең. Тик, алай дисәң, аның да алама яклары ачыкланды. Балконыңа хатының янына мужиклар киләләр дә төшәләр. Тик, каһәрең, ипи шүрлекләрен дә ишеп булмый – балконга чыгалар да очып китәләр. Ә артларыннан куып җитеп измәләрен изәр өчен иңеңдә Герман җирендә җитештерелгән, “маде ин Германи” дигәннәре кирәк. Кешеләргә тәрәзә аша караклар да керә башлады. Аракыга очучы исерекләр дә бер афәткә әйләнде – йоклап китеп я берәр багананы “кочалар”, я тәрәзәңне ватып килеп керәләр, я кешеләр башына килеп төшәләр.
Аның урынына юллар иркенләнде. Шулай булгач, асфальт-мазар җәелмәгәч, бюджетта акчалар хасил булды. Әмма артык рәхәтләнеп очып та булмый – эшсез калган ГАИшниклар да күккә күтәрелә башлады һәм тора-бара бер афәткә әверелде. Куып тотып: “Кая очучылыкка праваң, кая лицензияң”, – дип бәйләнергә генә торалар. Аннан депутатлардан һәм эреле-ваклы түрәләрдән тынгылык юк. Алар мигалкаларын кабызып үткәндә син, карчыгадан качкан чыпчык балалары кебек, җиргә төшеп посып утырырга тиешсең.
Ә гомум алганда канат бик шәп нәрсә икән. (Кешелек моңа кадәр ансыз ничек яшәгәндер?) Теләгән җиреңә очып барасың, теләгән җиреңнән очып кайтасың. Очу дигәннән, хәзер авылда аналар да балаларын якшәмбе шәһәрләренә озатканда: “Мин очырдым өч баламны очар кош итеп”, – дип кенә җибәрәләр.
Моңардан бик шәп акча эшләүчеләр дә бар. Канат җитештерүче эре фирмаларны әйткән дә юк, вак-төякләре дә кесә калынайта башлады. Кайсы очып барганда синнән тәмле ис килеп торсын өчен махсус дезодорантлар эшли, кайсы кошлар сиңа килеп бәрелмәсеннәр өчен махсус куркыткычлар, кайсы музыка җайланмалары.
Кечкенәләр өчен махсус очкычлар да эшли башладылар. Алар ике метрдан да югары күтәрелми, әмма, шуңа да карамастан, балаларга агач башларында эләгеп калырга, түшәмдәге люстраны бәреп төшерергә бик җитә.
Кешенең канатына карап нинди сәяси фиркагә караганын әйтеп биреп була: аю төшерелсә – “Бердәм Русия”, кызыл булса – коммунистлар, сарылары – “Гадел Русия”, Навальный тарафдарларында “Антикоррупционный комитет” дип язылган була.
Әгәр канатыңа реклама ябыштырсаң, моның өчен сиңа акча да түлиләр әле.
Элек исерекләр урамда сугышып йөриләр иде, ә хәзер һавада. Аларны карап тору үзе бер манзара. Әйтерсең һавада истребительләр алыша. Аннан үзеңә дә әле очып барганда алны-артны карарга кирәк. Авыз ачып йөрсәң “гопниклар” бәйләнергә генә торалар.
Очу дигәннән, һавада да төрле мәрәкә хәлләргә тарыйсың икән, малай. Тиз генә Бүздәккә очып барып кайтасым бар иде. Шул сәбәпле хатынным да ашның ашыгып әллә итен пешереп бетмәгән, әллә сәбәп бүтәндә, күрше Семенкино өстеннән талгын гына гизеп бара идем, эч борырга кереште. Нишләргә? Бер офыкка карыйм, бер аска. Авылны да чыгып бетәргә байтак, аска төшеп канатыңны салып берәрсенең бәдрәфенә кертүләрен сорасаң да озак. Шуны уйлап бетәргә дә өлгермәдем, эчем шундый борып куйды ки, ничек чалбарымны салганымны да сизми калдым. Ә сул кулым белән, чуваш дуслар танымасын дип, йөземне капладым. Тик, кая инде, тәки таныганнар, шул ук көнне: “Гаптул дус, бүген кая очып бара идең?” – дип әллә ничәсе телефоннан шалтыраттылар. Йөземне күрсәтмәдем бит, кайсы төшемнән таныдылар икән? Хет ела, хет көл. Хәзер бу авылны урап очам.
Сәгать ничә? Җиденчеме? Синең белән сөйләшеп торып барасы җиремә соңга кала язганмын ич. Ярый, гаепләмә, мин очтым.
Габдулла Вафин.
Читайте нас: