Барлык яңалыклар
Ижад
1 гыйнвар 2021, 15:10

Хуш киләсең, Яңа ел!

Әссәләмәгаләйкүм, Яңа ел!Хуш киләсең, уз түрдән!Хәер-фатыйхалар беләнКөтәбез сине күптән.

Яңа өметләр баглап та,
Борчылып та көтәбез.
Бер ел буе гомер юлын
Синең белән үтәбез.
Безне синдә ниләр көтә?
Ниләр алып килерсең?
Яшәвебез толымнарын
Яратыпмы үрерсең?
Узган елда сынау- чирләр
Артыгы белән булды.
Югалтулар ачысыннан
Күңелгә сагыш тулды.
Алып кил җан тынычлыгы,
Һәрбер өйгә иминлек;
Алдан йөрсен тәрбиялек,
Мәрхәмәт һәм игелек.
Бәби бишеге янында
Әниләр көлеп торсын;
Балачак ятим булмасын –
Әтиләр исән булсын.
Өстәлгә олылап-зурлап
Икмәк куелсын башта.
Бисмилла әйтеп ашалсын,
Күңелгә ятып аш та.
Алып кил син якты көннәр,
Кояш булсын һәр җанда.
Алып кил син айлы төннәр,
Әтәч кычкырсын таңда.
Яшәү синдә дәвам итсен
Гадел, сәламәт булып.
Өйдән өйгә бәхет йөрсен,
Нурга, шатлыкка тулып.
Өмет, Ышаныч, Мәхәббәт
Булсын гел безнең белән.
Рәхмәтле булып яшик без
Тынычлык, иман белән.
Әссәләмәгаләйкүм, Яңа ел!
Зәйфә Салихова.
Читайте нас: