Барлык яңалыклар
Ижад
3 февраль 2021, 13:40

Укучылар иҗаты

Бездә Бәләбәй татар гимназиясе кунакта

Эшсөяр картәтием
Авылда минем бал корты кебек тырыш картәтием яши. Ул – Рәфис Гәзим улы Хурамшин. Хәзерге вакытта Әлшәй районы Мәндән авылында тора. Ул озак еллар авылда укытучы, аннан егерме өч ел мәктәп директоры булып эшләгән. Картәтием укучыларны әдәбият серләренә, агач белән эшләү алымнарына, дөньяны танып белергә өйрәткән. Укучылар аның дәресләрен бик яраткан, көтеп алган. Картәтием сөйләвенчә, ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп коллективы дистәләрчә медалист әзерләгән, төрле ярышларда катнашкан. Кырымда үткәрелгән халыкара “Матур мәктәп” конкурсында призлы урын алган. Картәтием тырыш хезмәте, яхшы күрсәткечләре өчен “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Хәзерге вакытта кадерлебез хаклы ялда. Әмма ул беркайчан да тик тормый. Бик күпләп бал корты тота, безне хуш исле, файдалы бал белән сыйлый. Бөтен авыл халкын карабодай, чәчкә, юкә балы белән тәэмин итә. Картәтием авылда ветераннар советын җитәкли, мәктәп белән дә араны өзми.
Картәтием белән нәнәем бик дус, тату яши. Дөньялары бәрәкәтле, бик күркәм. Газизләребез бик кунакчыл кешеләр, йортларыннан бервакытта да кеше өзелми. Алар үзләре кебек намуслы, тырыш ул һәм кыз тәрбияләп үстергән. Мин яраткан кешеләремә ныклы тазалык, озын гомер, бәхетле тыныч көннәр телим.
Гүзәл Билалова, 7 А сыйныф укучысы.
Иң кадерле кешем
Әни – дөньяда иң газиз, якын кеше. Ул сине якты дөньяга китергән, бишектә көйләп тибрәткән. Синең беренче көлүеңне, атлап китүеңне, тәүге сүзләреңне шатланып көтеп алган. Ул безнең дөньяның яме, өебезнең кояшы.
Һәркемгә үз әнисе кадерле. Минем әнием бик акыллы, сабыр, изге күңелле кеше. Ул минем киңәшчем, ярдәмчем, сердәшем. Иң авыр чакларымда әнием янына ашыгам, шатлыкларым булса, аны сөендерергә тырышам. Ул мине һәр көн мәктәптән тәмле ашлары белән каршы ала, йомшак куллары белән иркәли. Әни булу – зур бәхет ул. Аналарның кадерләрен белик, уңышларыбыз белән куандырып торыйк.
Айгиз Шәвәлиев, 7А сыйныф укучысы.
Җәйне сагынам
Их, яратам да соң ямьле җәй айларын. Кышларын ук сагынып, көтеп алам. Мин җәйге ялымны һәр ел саен диярлек авылда, сөекле картәниемдә үткәрергә тырышам.
Җәй... Саф һава, хуш исле чәчәкләр, яңа чабылган печән, тәмле җиләк исләре, җырчы кошларның моңлы сайраулары...
Иртән иртүк әтәч кычкыруына күзеңне ачып җибәрсәң, картәниең пешергән тәмле коймаклар өстәлдә тау булып өелеп тора. Ихатага йөгереп чыгуыңа анда тавык, үрдәк, чебешләр мәш килеп тегендә- монда үз эшләре белән йөгерешәләр. Аларны читтән күзәтеп торулары бигрәк кызык.
Каймаклап, баллап чәй эчкәннән соң, абыем белән су буена төшеп китәбез, елга буенда үрдәк, каз бәбкәләрен саклыйбыз. Абыем һәм картәтием балык тотарга китә. Безнең елгада алабуга, кәрәкә, табын балыгы бик күп. Картәнием безне урманга җиләк, гөмбә җыярга алып бара. Чиләкләребезне тутырмыйча кайтканыбыз юк. Чәй эчәргә мәтрүшкә, дару үләннәре дә җыябыз. Картәтием шул арада абыем белән каен себеркесе әзерли. Өйгә кайткач, картәнием безне телеңне йотарлык тәмле җиләк пирогы белән сыйлый. Кышкылыкка күп итеп төрле кайнатмалар әзерлибез, как коябыз. Ял көнне, әти-әниләребез шәһәрдән кайткач, Ачылыкүлгә ял итәргә китәбез. Ике көн рәхәтләнеп кызынып, суда йөзеп, ял итеп кайтабыз.
Их, ямьле җәй көннәре... Тизрәк килсәгез иде!
Әлфия Вәлимхаматова, 7 Б сыйныф укучысы.
Кыш
Мин кышны бик яратам. Кыш көне бар агачлар үзләренең ефәк күлмәкләрен кияләр, җиргә мамыктай йомшак келәм түшәлә, ә салкын тәрәзәләрдә искиткеч матур рәсемнәр төшерә. Кышын минем яраткан бәйрәмем – Яңа ел. Бу бәйрәмдә балалар өй эчен бизиләр, чыршы ботакларына төсле шарлар, төрле уенчыклар эләләр, әниләр бәйрәм табыны әзерлиләр. Ә йокларга яткач, Кыш бабай белән Кар кызы килә һәм чыршы төбенә көтеп алган бүләкләрне куеп китә. Кыш көне рәхәтләнеп таудан шуарга, чаңгыда, тимераякта йөрергә була. Кыш – табигатьнең иң гүзәл, ямьле чагы.
Аделина Скребнева, 7 А сыйныф укучысы.
Газиз әнием
Минем иң кадерле кешем – әнием. Аның исеме – Гөлназ. Мин аны бик яратам. Ул бик чибәр, акыллы. Минем әнием – мәхәббәт һәм ихласлык үрнәге. Гаиләбез нык, балалары бәхетле булсын өчен барлык көчен бирә. Эштән арып кайтса да, безнең өчен һәрвакыт вакыт таба, ярдәм итә. Өебезне һәрчак чисталыкта тота, тәмле ризыклар пешерә. Җәй көне бакчабызда төрле җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәкләр үстерә, ә без аңа булышабыз. Әнием безне эшчән, намуслы, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
Илназ Хәйретдинов, 7 А сыйныф укучысы.
Читайте нас: