Барлык яңалыклар
Ижад
5 февраль 2021, 16:05

Дәваханәдә

Җәйге матур кич. Дүрт хатын подъезд кырындагы эскәмиядә гапләшеп утыралар

Сүз күбрәк күрше йорттагы авырга калган унбиш яшьлек кыз турында. «Минем танышым ундүрт яшьлек кызы белән инде әллә ничә тапкыр гинекологка барды», – дип уфтанды хатыннарның берсе.
– Гинеколог дигәч бер вакыйга искә төште, – дип сүзгә кушылды арадагы иң өлкәне. – Мин үзебезнең авылда унынчыны бетергән елны булды бу хәл. Институтка керергә әзерләнәм. Үтереп теш сызлый башлады бит. Түзәр әмәл юк. Теш табибы район үзәгендә генә. Киттем шунда. «Хатын табибка кер, аны бик мактыйлар», – дип әйтеп калды әни.
Таптым дәваханәне, регистратурада утырган марҗа исем-фамилиямны, туган елымны, авылымны сорашты да:
– К какому врачу? – диде.
Мин ни дип җавап бирергә белмичәрәк тордым да, әнинең әйткәнен искә төшереп: «К женщине», – дидем. Үз гомеремдә беренче тапкыр дәваханәгә килүем бит, беренче тапкыр русча сораганга (дәрестән тыш) җавап бирүем, бәлки каушаганмындыр да.
Регистратурадагы хатын миңа ничектер сәеррәк карады да, бер кәгазь язып бирде: «В четвертый кабинет», – диде. Кабинетын тиз таптым, тик анда чират икән, бер урын табып барып утырдым. Көтәм. Тешнең авыртуына чыдап булмый, яңакларымны ике куллап тотып утырам. Шул чак минем янга безнең авылдан Рәйсә исемле хатын килеп туктады. «Нишләп утырасың монда?» – ди. Аның белән сөйләшерлек хәл юк, нәрсәдер ымладым гына, авызымны ачарга да рәтем юк. Ул нигәдер серле елмайды да, китеп барды.
Ниһаять минем чират килеп җитте. Кердем.
– Снимите штаны, лезьте вот на это кресло, – ди табиб. «Нигә теш авыртканга ыштан салырга куша икән бу табиб», – дип уйлыйм эчтән генә, әммә ул кушканча менеп утырдым креслога. «Дайте зеркало», – диде табиб шәфкать туташына. «Анысы нигә кирәк икән, тешне көзге белән карыйлар микәнни?»– дип уйлыйм. «Раздвиньте ноги!» – ди табиб. Мин һаман бернәрсә аңламыйм. Ул арада шәфкать туташы арттан толымнарымнан каты итеп тотып алды, табиб аякларымны аера башлады.
«Я ничего не понимаю, – ди бу. – У нее все в порядке, девственница. Зачем ты сюда пришла?» – ди миңа. Мин шунда гына: «У меня зуб болит», – дип әйтә алдым.
Менә болар икәүләп көлә башладылар. Һич тыела алмыйлар. Мин шунда гына үземнең теш врачы урынына хатыннар табибына эләгүемне аңладым. «Гинеколог» сүзен беренче тапкыр ишетүем иде.
Болар көлеп арыгач, гинеколог шәфкать туташына мине теш табибына озатырга кушты. «Стоматолог» дип язылган кабинетка кергәч, теге шәфкать туташы минем хәлне әйтте дә, менә тагын көлә башладылар. Стоматологы көлә-көлә минем тешләрне карый башлады. Тәҗрибәсез булганмы инде ул, я шул көлеп-көлеп игътибарсыз эш иткәнме, минем авырткан теш урынына таза тешне алган булып чыкты. Чиксез авыртудан башым әйләнеп, егылып төшә яздым.
…Минем ул көндәге маҗараларым шуның белән генә бетмәгән икән. Иртән чиратта утырганда безнең авылдан Рәйсә исемле хатын күреп китте, дигән идем бит. Әнә шул Рәйсә авылны: «Мәдинә райүзәктәге дәваханәгә аборт ясатырга барган», – дип гайбәт белән тутырган. Кайтсам, әнинең төсе калмаган. «И кызым, син теш авырта дип алдап, әнә нәрсәләр эшләп йөрисең икән», – дип елый башлады. Аңа хәлне аңлатып өлгермәдем, кызарынып-бүртенеп әти кайтып керде. «Әй, кызым, безне рисвай ясап йөрисеңмени, күрсәтәм мин сиңа гүләйтне», – дип каешына үрелә башлады. Әни белән икәүләп көч-хәл белән генә тынычландыра, гайбәтнең нидән чыкканын аңлата алдык. Ярый әле, әти-әнигә рәхмәт, миңа ышандылар. Әти: «Күрсәтим әле мин ул Рәйсәгә абортны», – дип чыгып та китте.
Бу кичне тагын да бер кеше белән аңлашасым булып чыкты. Ул да булса яратышып йөргән егетем. Гайбәт аңа да барып җиткән икән, очрашкач та сүзе: «Кемнән?» – булды. Аңлатып биргәч, икәүләшеп көлештек.
Хәзер мин шуларны искә төшерәм дә: «Нинди инсафлы, тәүфыйклы булганбыз», – дим. Кияүгә чыкканчы җенси мөнәсәбәткә керергә ярамау турында язылмаган закон катгый үтәлә иде ул заманнарда, – дип сүзен җөпләде өлкән яшьтәге күршебез. – Заманалар үзгәрде шул…
Хаҗи Әхмәтҗанов.
Читайте нас: